Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар! Саклау зонасы!

Әлки районы электр челтәрләренең өстенлекле бурычларының берсе – барлык кулланучыларны – сәнәгать производствосымы ул, офис үзәкләреме, әллә торак йортлармы – өзеклексез һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү.

Электрүткәргеч линияләрне саклау зонасы дигән төшенчә бар. Бу һава линияләре буенча аларның ике ягыннан да вертикаль өслекләр белән чикләнгән җир участогы һәм һава пространствосы. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә кабул ителгән  “Электр челтәрләре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын булдыру тәртибе һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалануның аерым шартлары турында” 160 нчы карарында билгеләнгәнчә,  110 кВ, 35 кВ, 10 кВ һәм 0,4 кВ көчәнешле электрүткәргеч линияләр өчен саклау зоналары туры хәлдә тора торган кырыйдагы чыбыклардан электрүткәргеч линияләрнең ике ягындагы параллель вертикаль өслекләрнең ике ягыннан да 20,15,10 һәм 2 метр тәшкил итә. Электр кабельләре трассаларының саклау зоналары исә – җир астындагы кабельләр өстендә плюс кырыйдагы кабельләрдән ике якка да 1 әр метрда урнашкан җир өслеге, ә кабель линияләре шәһәрләрдә тротуарлар астыннан узган очракта – биналардан һәм корылмалардан 0,6 метрга читкәрәк һәм урамның транспорт йөри торган өлешеннән 1 метр читтәрәк урнашкан җир участогы.

Саклау зоналары булдыру, хәвефсезлек максатыннан тыш, челтәр оешмасына электр хуҗалыгы объектларына узарга мөмкинлек бирә. Бу регламентлы һәм ремонт-төзекләндерү эшләрен башкару өчен зарур, ә аннан башка кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итү мөмкин түгел.

Саклау зоналары чикләрендә челтәр оешмасы  белән килешенү хакында язма рөхсәттән башка юридик һәм физик затларга электр челтәре хуҗалыгы объектларының хәвефсез эшенә хилафлык китерергә, шул исәптән аларны зарарларга яисә юк итәргә һәм (яисә) кешеләр тормышына, сәламәтлегенә, физик һәм юридик затларның милкенә зыян салырга, шулай ук экологияне бозарга, янгыннар чыгуга китерергә мөмкин булган теләсә нинди гамәлләр кылу тыела.

Саклау зоналары чикләрендә тыелган эшләр:

1) биналар һәм корылмалар төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яисә сүтү;

2) агачлар һәм куаклыклар утырту һәм кисү;

3) төбен тирәнәйтү, туфракны алу һәм төяү-бушату эшләре;

4) йөк белән яисә йөктән башка  гомуми биеклеге юл өслегеннән 4,5 метрдан югарырак булган машиналар һәм механизмнарның үтеп йөрүе;

5) 0,3 метрдан тирәнрәк (сукалана торган җирләрдә 0,45 метрдан тирәнрәк) җир эшләре башкару, шулай ук грунтка планировка;

6) электрүткәргеч һава линияләре чыбыкларына һәм терәк баганаларына чит предметлар ташлау, шулай ук  электрүткәргеч һава линияләре баганаларына менү;

7) электр челтәре хуҗалыгы объектларына узарга комачауларга мөмкин булган теләсә нинди объектлар һәм предметлар (материаллар) урнаштыру, теләсә нинди эшләр башкару һәм корылмалар төзү;

8) чүплекләр урнаштыру, теләсә нинди, шул исәптән ягулык-майлау материаллары саклау урыннары булдыру;

9) балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, терлек тоту урыннары, барлык төр машиналар, механизмнар өчен гаражлар, аларны кую урыннары булдыру,  күп сандагы кешеләр җыелу белән бәйле теләсә нинди чаралар үткәрү;

10) теләсә нинди очу аппаратлары, шул исәптән һава “еланнары” файдалану (җибәрү);

11) керү һәм бүлү җайланмалары, подстанцияләр, электрүткәргеч һава линияләренең саклау зоналары кысаларында,  шулай ук кабельле  электрүткәргеч линияләрне саклау зоналарында учаклар ягу;

12) электрүткәргеч линияләр зонасында балык тоту.

Бу кагыйдәләрне бәзу кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы өчен бик куркыныч. Саклау зонасындагы гамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерүе белән бәйле фаҗигале мисаллар бик күп.

Энергетиклар РФ Хөкүмәтенең 2009 ел 24 февраль Карары (№160) таләпләрен үтәү зарурлыгы хакында искәртәләр. Әгәр һава һәм кабельле электрүткәргеч линияләр саклау зоналарында нинди дә булса эшләр башкарырга кирәк икән, Әлки район электр бүлү челтәрләренә мөрәҗәгать итеп язма рөхсәт алу зарур. Безнең адрес: Базарлы Матак ав., Юл ур., 3.

Алинә Сәгъдиева,

Әлки район электр бүлү челтәрләре инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев