Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек

26 апрель – татар халкының  бөек шагыйре  Габдулла Тукай туган көн.

Шушы күренекле датага багышлап район китапханәчеләре  “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек”дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Сәхнәдә шагыйребезнең тормыш юлын бәян иттеләр, шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. 
1886 елның язында дөньяга аваз сала Габдулла. Аңа биш ай тулганда әтисе – шул заманның укымышлы мулласы булган Мөхәммәтгариф авырып үлеп китә. Озакламый бала әнисез дә кала. Менә шуннан башлана инде гөнаһсыз сабыйның бәхетсез көннәре: кыерсытулар, каты сүзләр, печән базарында бер белмәгән кешегә асрамага бирү...  

 

Фоторепортаж


Авыл китапханәчеләре шагыйрьнең “Исемдә калганнар” автобиографик повесте буенча сәхнәләштерелгән күренешне шулкадәр хисле итеп башкардылар, әйтерсең лә без чыннан да Тукай чорында булдык. 
Бөек Тукаебыз Җир шары буйлап атлый. Ул – милли йөзебез, милли байрагыбыз. Татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар өчен ул – кадерле, мәртәбәле шагыйрь. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә, шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Фани дөньяда егерме җиде ел гына яшәп тә үлемсез шигырьләр иҗат итеп калдырган шәхес ул Тукай. Нибары сигез еллык иҗат дәверендә ул ун мең юлдан артык шигырь, илле басма табак чамасы проза, публицистика әсәрләре язган. 
Әдәби-музыкаль кичә Иске Салман авылы китапханәчесе  Гөлнур Гарипова башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. 
Сәхнәдә шулай ук “Хәзинә“ ансамбле башкаруында  “Пар ат” җыры яңгырады. Иске Әнҗерә авылы китапханәчесе Миләүшә Мәхмүтова  “Тәфтиләү”не җырлады. “Ана догасы”, “Туган авыл”, “Иртә”, “Китап”, “Милли моңнар”, “Яратам”  шигырьләрен сөйләделәр.
Каракүл авылы китапханәчесе Людмила Иванова  “Туган тел” шигырен чуаш телендә укыды. “Бәйрәм бүген” шигырен исә Борискино авылы китапханәчесе Зоя Бокарева татар, рус һәм чуаш телләрендә сәнгатле итеп сөйләде. Ә район үзәк китапханәсенең даими укучысы Фәүзия Гыймадиева “Шагыйрь” шигырен  яңгыратты. 
Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та килгән иде. 
–Без бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алырга – әдипнең тууына 135 ел тулуга багышланган чарага җыелдык. Тукай – туган телебезне  данлаган, татар телен һәм милләтен югары күтәргән шәхес. Без аның шигырьләрен кечкенәдән өйрәнәбез, шигъри юлларын гомер буе күңелебездә йөртәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз да Тукайны яхшы белсеннәр, иҗатын олыласыннар иде. Тукай телен – татар телен яхшы белик, яратыйк!–дип чыгыш ясады ул кичәдә катнашучылар алдында. 
Бөек шагыйрьнең олуг юбилеена багышлап район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең инстаграм битләрендә “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән конкурс игълан иткәннәр иде. Бәйгедә байтак кеше катнашкан. Әдәби кичәдә  җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Китапханәчеләр дә тантананы оештырырга булышкан әдәбият сөючеләргә  Мактау кәгазьләре өләште. 
Без Тукайны һаман өйрәнәбез. Бөек шагыйрь еллар узган саен яңа яктан ачыла, уйларыбызны яктырта, күзләребезне ача. Без, яшь буын вәкилләре, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барабыз. Мең яшә, Тукай, мәңге яшә!
Фотолар безнең сайтта һәм инстаграм битебездә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев