Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Хәйдәров – бәйге җиңүчесе

​​​​​​​Кайчак гади генә эш-гамәл дә кешегә җиңү, дан китерергә мөмкин.

 Балалар иҗаты йорты эшчесе Илсур Хәйдәров белән дә әнә шуңа охшаган хәл була. Җәй айларының берсендә ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Без – сәламәт милләт. Кушыл!” дигән конкурс үткәрелү турында игъланга тап була. Һәм, озын-озак уйлап тормый гына, Базарлы Матактагы Актай буасы тирәсендә үзенә-үзе фотосессия оештыра, селфи – фотосурәтләрен конкурска җибәрә.

Һәм менә сөенечле хәбәр: Илсур – бәйгенең җиңүчесе! Конкурсны оештырган Сәламәтлек саклау министрлыгы, СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү республика үзәге аны фотосессия үткәрү өчен сертификат белән бүләкли. Шулай итеп, егетебез, үзе дә көтмәгәндә, фотомодельгә әйләнә дә куя.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев