Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Зарипов 8 Март белән тәбрик итә

Илсур Зарипов, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы.

Яз бәйрәме 8 Март белән үзебезнең җирлектә яшәүче апа-сеңелләрне, барлык райондашларны чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәмне һәркайсыбыз түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки иң якын кешеләребезгә – газиз әниләребез, сөекле хатыннарыбыз һәм кызларыбызга котлау һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә бит. Сезнең якты йөзегез, җылы карашыгыз, тәмле сүзләрегез без ир-атларны батырлыкка өнди, хезмәт казанышларыбыз да сезнең хакка бит.

Безнең җирлектә татар һәм чуашлар тату гаилә булып яши һәм эшлиләр. Акыллы, сабыр хатын-кызларыбыз балаларында үз халкына хас күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша, гаиләләр иминлеген кайгырта. Моның өчен без сезгә бик рәхмәтле. Көннәрегез аяз, эшләрегез уңышлы, гомерегез бәхетле булсын инде, гүзәл ханым һәм туташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев