Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы укытучылар район данын якладылар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең физкультура укытучысы Денис Ирдинкин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Сафина, Чуаш Кичүендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталия Илюхина Норлат шәһәрендә узган «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының зона этабында районыбыз данын яклап чыгыш ясадылар.

 
Денис Ирдинкин «Педагогический дебют» номинациясендә үзен күрсәтте. Мәгариф өлкәсендә 2 ел гына эшләсә дә, аның инде яулаган үрләре җитәрлек: районда үткән чаңгы ярышларынды җиңүче, мини-футбол буенча республика Спартакиадасында призер булды.  Аның кулы астында шөгыльләнүче балалар  волейбол, баскетбол чемпионатының зона этапларында призер, пляж волейболы  буенча Татарстан чемпионы, физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадалыранда җиңүче итеп табылдылар. 
Лилия Сафина – озак еллар мәктәптә укыту дәверендә күп төрле зона, республика конкурсларында, семинарларда, мастер-классларда, фәнни-практик очрашуларда катнашып килә. Аның укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар, уңышлы чыгыш ясыйлар.  
Наталия Илюхина һөнәри бәйгеләрдә һәрвакыт үз көчен сыный, сәләтен күрсәтә. Җәмәгатьчелек эшләрендә катнаша. Аның укучылары да район һәм республика  бәйгеләрендә, олимпиадаларында җиңүләр яулый, бүләкләнә.
Бәйгедә катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының Катнашучы таныклыгы тапшырылды. 
Республика турына үтүче укытучылар исемлеге 20 нче февральдән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев