Йөкле хатын-кыздан да чибәррәк берәү дә юк
Бу сүзләр “Йөклеләргә – барысы да. РФ” Бөтенроссия проектының шигаренә әйләнде. Әлеге акция җәмгыятьтә һәр йөклегә карата игътибар һәм кайгыртучанлыкны булдыру, төрле ярдәмнәрне кулланырга өйрәтү юлы белән балалар тууын арттыру юнәлешендә эшләүне максат итә.
– Йөкле хатын-кыздан да чибәррәк берәү дә юк... Күзләрдә – бәхет, күңелдә – мәхәббәт һәм йөрәк астында яңа җан яралган... – диде район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова, 7 апрельдә Йөклеләр көненә – булачак әниләргә багышланган бәйрәмне ачып.
Эма Арсен кызы, һәр йөклелекнең – үзенчәлекле чор һәм аның аерым мизгелләрен кабатлау мөмкин түгеллеген ассызыклап, әниләргә һәм аларның сабыйларына ныклы сәламәтлек теләде.
Елга ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләнүче бәйрәмне үткәрү безнең районда да гадәткә әйләнде. Әлеге көн очраклы билгеләнмәгән. Ул дини бәйрәм белән бәйле – 7 апрельдә Мәрьям Ананың малай тудырачагы хәбәр ителә.
Әлеге очрашуда катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы программа әзерләнгән иде: хатын-кызларга, йөклелек чоры өчен медицина буенча киңәшләр генә бирелеп калмыйча, дәүләт ярдәмнәре турында да аңлатылды.
Социаль фондның безнең райондагы клиентлык хезмәте җитәкчесе Ләйсән Борһанова йөкле хатын-кызларга каралган түләүләр һәм 3 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән айлык пособиеләр турында сөйләде. Социаль ярдәмнең гаилә белән эшләү бүлеге белгече Оксана Сапожникова гаилә һәм балаларга каралган социаль ярдәм чаралары белән таныштырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы “Бала туу” бүлегенең мөмкинлекләре турында сөйләде.
“Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гөлнара Шәһивәлиева әкият кулланып дәвалану алымын күрсәтте. Ул метафорик карталар ярдәмендә хис-кичерешләр торышын ачыклады һәм йөклелек чорында бик нык борчылмас, дулкынланмас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук “Булачак әнигә хат” акциясен дә үткәрде.
Акушер-гинеколог Галина Шәрәфиева, һәр этапта яралгы үсешенең кызыклы мизгелләрен билгеләп, йөклелек календаренә тукталды.
– 13 атналык яралгының ишетә башлавын беләсезме? 15 нче атнасында сабый яктылыкны сизә, әгәр кабызылган фонарьне корсакка юнәлтсәң, ул селкенеп куя. Әниләр, гадәттә, нәнинең хәрәкәтләнүен 16-18 атналарда тоя башлый. Ә 19 нчы атнасында бала авыз ача һәм очкылык тота. 31 нче атнада сабыйның чәченә төс керә, шәхси бит чалымнары барлыкка килә. 33-34 атнасында ул җыр һәм тавышларны ота башлый. Бу вакытта ишеткән көйләр аны туганнан соң да тынычландыра ала, – дип сөйләде ул.
Галина Михайловна үзе – өч кызның әнисе. Ул 40 һәм аннан соңгы яшьтә бала табарга ниятләгән хатын-кызлар турында да җылы сүзләрен әйтте: “Сезнең белән сокланам! Бу – чын батырлык”, – диде.
Заһитовлар гаиләдә өченче бала тууын көтә. Гөлназ үзе әйтүенә караганда, әлегә йөклелекнең башы гына һәм сабыйның җенесе билгеле түгел. Шул ук вакытта ул: “Кыз да, малай да ярый, бары тик исән-сау гына булсын”, – дип ассызыклады һәм иренең дә шундый ук фикердә булуын әйтте.
– Зур улыбызга – 19, кызыбызга 15 яшь инде. Алар сабый тууын түземсезләнеп көтә. Аеруча кызым: “Энем булсын иде”, – ди, – дип сөйләде Гөлназ.
Гаилә ишәюгә әзер. Без Гөлназга җиңел йөклелек һәм сәламәт сабый тууын телибез!
Ләйсән Минсафина икенче тапкыр әни булачак. Аның зур улына – 17 яшь. Озак еллардан соң, ниһаять, хыял чынга ашкан!
– Без озак көттек, өметләндек. Һәм менә могҗиза булды, – дип, шатлыгы белән уртаклашты әни кеше.
Зур уллары да сабый туачагы турындагы хәбәрне ишетеп сөенгән. Хәзер Минсафиннар гаиләсендә, бала өчен кирәк-яракны караштыру, исем сайлау, киләчәк турында уйлану кебек шатлыклы мәшәкатьләр башланган. Балаларның яшь аермасы зур булу да мөһим түгел, ул бары көтү мизгелләрен тагын да кадерлерәк итә. Чөнки туган һәр бала ул – бүләк. Ә ике дистә елдан соң алынган бүләк ул аеруча да кыйммәтле. Ләйсәнгә ныклы сәламәтлек, ә сабыйга исәнлектә туып, нык һәм көчле булып үсүен телибез.
Исламовлар гаиләсендә исә чын ир-егетләр патшалыгы. Гөлүсә – ике ул әнисе һәм дөньяга туачак сабый да – малай икән. Аңа исем дә уйлап куелган инде.
– Зур улыбыз мәктәптә укый. Холкы буенча ул тыныч, уйлап эш итә торган, ул – минем ярдәмчем. Икенче улыбыз балалар бакчасына йөри, абыйсы белән чагыштырганда, ул бик актив, бер генә минут та урынында утырмый торган тиктормас, – дип, Гөлүсә кыскача гына малайлары турында сөйләп узды.
Өченче малай туганнан соң, өйдә тагын да күңеллерәк, шау-шулырак һәм кызыграк булыр, дип фаразлыйбыз. Әни кеше: “Өч малайны тәрбияләргә мин әзер, иң мөһиме – исән-сау гына булсыннар”, – дип тә ассызыклады.
Без дә шул теләктә: әни кешенең йөклелеге җиңел үтеп, сау-сәламәт бала тусын һәм өч малайны гомергә чын ир-егетләр дуслыгы бәйләсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев