Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Әлки районыннан 7 егет хәрби хезмәткә китә

Көзге чакырылыш башланганнан бирле районнан 6 егет армиягә алынган. Иртәгә, 17 ноябрьдә, тагын 7 райондашыбыз хәрби хезмәткә китә.

Беренчеләрдән булып содат итеге киючеләр – Базарлы Матак, Алпар, Иске Хурада, Иске Салман, Иске Матак авыллары егетләре. Район хәрби комиссариатының чакырылыш комиссиясе секретаре Рамилә Шәмәрдәнова хәбәр иткәнчә, алар Мәскәүдә, Плесецк космодромында, район шефлыкка алган Оренбург хәрби частендә хезмәт итәчәк. 13 егетебез хәрби бурычларын үтәргә Саклану министрлыгы өчен әзерлекле белгечләр булып китәләр. Нигездә алар – хәрби техника йөртүчеләр.

Быелгы хәрби чакырылыш үзенчәлекле шартларда уза. Бу коронавирус пандемиясе белән бәйле. COVID-19 таралуга юл куймау, призывникларның сәламәтлеген саклау максатында күпкырлы профилактика чаралары күрелә. Армиягә чакырылучылар районда да, республика хәрби комиссариатында да коронавируска тикшерү уза.  Казанда җыелу пунктында һәр район призывниклары изоляцияләнә, ягъни аерым бүлмәләргә  урнаштырыла. Һәрдаим температура үлчәү, битлек режимын үтәү, дезинфекция чаралары куллану төгәл үтәлә.

Әлки егетләренең тагын бер төркеме 22 ноябрьдә армиягә озатылачак. Көзге чакырылышта (ул декабрь азагына кадәр дәвам итә) районыбыздан барысы 30 кешене хәрби хезмәткә чакыру күздә тотыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев