Исерек хәлдәге хөкем ителүче телефон урлаган өчен җәзага тартылган
Яңалыклар

Исерек хәлдәге хөкем ителүче телефон урлаган өчен җәзага тартылган

Исерек хәлдәге хөкем ителүче, белә торып, табышлы булу теләге белән зыян күрүченең мобиль телефонын урлаган. Нәтиҗәдә, җинаятьче шулай 9 408 сумлык матди зыян салган.

Мәхкәмә, хөкем ителүчене РФ Җинаять канунының 158 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча (кешегә сизелерлек матди зыян китереп, чит милекне урлау) җинаять кылуда гаепле дип таба. Нәтиҗәдә, хөкем ителүчегә карата 6 ай дәвамында төзәтү эшенә бару җәзасын билгели. Шул ук вакытта аның хезмәт хакының 10 проценты да дәүләт файдасына тотылып калыначак.  Төзәтү эшен исә җирле үзидарә хезмәте җинаять-төзәтү инспекциясе белән килешеп (әмма хөкем ителүченең яшәү урынында) билгеләргә тиеш. 

Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.


Нет комментариев