Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авылы мәчетеннән нур бөркелеп тора

​​​​​​​Айлар солтаны  Рамазанны сагынып, түземсезлек белән көтеп алдык. Шөкер, ай буе ураза тоттык, мәчеттә тәравих намазлары укыдык.

 Авыл уртасындагы мәчетебез тирә-юньгә нур бөркеп, игелекле гамәлләр кылырга өндәп тора. Бу хатымда авылыбыздагы Аллаһ йорты турында язам әле.

Иске мәчетнең манарасын кисеп, дин йортын япканнан соң 1991 елга кадәр  авыл мәчетсез яши. Бу чорда җомга һәм гает намазлары аерым йортларга җыелып кына укыла.

1991 елның апрелендә авылның гомуми җыелышында мәчет төзү турында сүз кузгала. Шул җыелыштан соң авыл советының ул вакыттагы җитәкчесе Флера Вафина белән Илгизәр абый Вафин (хәзер мәрхүм инде) Башкортстанның Уфа шәһәренә Тәлгать Таҗетдингә мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүне сорап баралар. Ул авыр чорда акча булмау сәбәпле, аннан Коръән китаплары алып кайтып, шуларны авылларда сатып акчага әйләндерәләр. Мәчет төзелешенә калган акчаны авыл советының ул чактагы бухгалтеры Исламия апа Закирова авыл халкыннан йорттан йортка йөреп җыя.

1991 елның апрель азагында, азаннар, салаватлар әйтеп, авылның ул вакыттагы мулласы мәрхүм Сәлим бабай Гайсин булачак мәчетнең нигезенә беренче ташны сала. Шуннан дин йортын төзү эшләре башлана. Мәчетнең стеналарын кирпеч белән өюне авылның уңган ташчылары Замир абый Садриев белән Әнвәр абый Гатауллин башкара (алар инде хәзер икесе дә мәрхүмнәр). Аларга кирпеч ташуда, измә ясауда авылның һәрбер гаиләсе үзенең чираты буенча барып эшли. Мәчетнең манарасын ясауны һәм түбәсен ябуны авылның уңган калайчылары Корбан абый Галиев белән Зиннур Гыйльметдинов (инде хәзер мәрхүм) башкаралар. Мәчетнең җылылык системасын газ белән эретеп ябыштыручы Ринат Гатауллин (хәзер инде мәрхүм) эшли.

Уртак тырышлык белән, читтән беркемне дә чакырмыйча, шул елның ноябрь аенда мәчет төзелеп бетә. Аның гомуми мәйданы 831 квадрат метр били. Мәчет бинасы 83 квадрат метр җиргә урнашкан. Дин йортының олы залы – ир-атлар өчен намаз бүлмәсе, арттагы залы уку бүлмәсе һәм хатын-кызларның намаз бүлмәсе булып тора.

Мәчетнең беренче мулласы Сәлим бабай Гайсин иде, ул 1987 елдан 1997 елга кадәр шушы хезмәтне башкарды. Аңардан соң 2016 елга кадәр Мөкатдир Сафиуллин мулла булып торды. Алар инде икесе дә мәрхүмнәр. 2016-2018 елларда Солтан Пуряев имам-хатыйп булып хезмәт итте. 2019 елдан бүгенгә кадәр бу вазыйфаны мин, Рәхимҗан Галләм улы, башкарам.

Мәчеткә көндәлек намазларга 7-8 кеше йөри. Гает намазларында 60-70 кеше катнаша. Барлык дини йолалар  канифә мәзхәбе нигезендә алып барыла.

Күңелләрне иман нуры белән баетып, Аллаһ юлында булырга, яхшылыкка өндәп мәчетебез озак еллар хезмәт итсен иде.

Рәхимҗан Бәдретдинов,

Иске Чаллы авылы имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев