Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Әнҗерә мәктәбе укучыларына Азат Мәҗитов яңа велосипедлар бүләк итте

Иске Әнҗерә мәктәбендә Балаларны яклау көнен бөтен авыллары белән билгеләп үттеләр, чөнки бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, әбиләре һәм бабайлары да, күршеләре дә килгән иде. 

 
Балалар җырладылар, туган яклары, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, Илгизәр Солтан шигыренә язылган җырны башкарырыга да онытмадылар.
Аннары сүзне Борискино авыл җирлеге советы депутаты, локаль конфликтлар ветераннарының район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдиновка бирделәр. Ул балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеге турында сөйләп үтте.
–Без Ватаныбызны бик нык яратырга, нәсел тамырларыбыз белән горурланырга тиешбез. Туган ягыңа хезмәт итүнең матур үрнәге – якташыбыз, “Челтәр компаниясе” генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовның гамәлләре, - диде депутат һәм бик тә күңелле булган велосипедлар тарату эшенә кереште. 
Әлеге “тимер атлар” – республикада һәм аннан читтә дә күпләргә таныш якташларының һәр укучыга бүләге. Шуның өстенә өр-яңа велосипедларны быел беренче сыйныфка укырга керәчәк Данис Садретдиновка һәм Регина Стрюковага да бирделәр. 
–Бүген безнең кечкенә генә авылыбызда шундый шатлыклы, дулкынландыргыч вакыйга. Мондый зур бүләккә бик шатбыз, чөнки хәзер һәркем, бигрәк тә күп балалы, аз керемле гаиләләр велосипед сатып ала алмыйлар бит. Якташыбызның игелекле гамәлләре белән горурланабыз. Аның кешеләргә кылган яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын,–диде мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Гөлназ Минһаҗева, җыелган халык алдында чыгыш ясап. 
Аннары 23 укучының барысы да яңа велосипедларга утырып, мәктәп тирәсен әйләнделәр. 
–Авылдашыбыз белән горурланабыз. Азат Илгиз улы кайчандыр әтиләре укыган мәктәпкә даими булышып тора. Ул укучыларга велосипедларны беренче генә тапкыр таратмый инде. Алдарак бирелгәннәре бераз искерде, кайсысы ватылды. Безнең юмарт авылдашыбыз үз акчаларына яңаларын алып кайткан. Һәр велосипед баланың яшенә туры килә. Әлерәк кенә балалар бакчасы белән хушлашучылар да “тимер атсыз” калмады,–дип хәбәр итте безгә Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова. 
Бәйрәм тәмамлангач, балалар барысы бергә “Азат абый, рәхмәт!– дип кычкырдылар. Моны видеога яздырып, авылдашларына җибәрделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев