Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен “Туган авылым Иске Салман: үткәне, бүгенгесе” дигән мәдәни календарь чыгарганнар. ФОТО

Иске Салман мәктәбе укучылары 2018 ел өчен "Туган авылым Иске Салман: үткәне, бүгенгесе" дип исемләнгән мәдәни календарь чыгардылар.

Әлеге проект белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Насыйбуллина җитәкчелегендә 5-8 сыйныфлар укучылары шөгыльләнгән. Алар авыл тарихы, мондагы беренче мәктәп, авылның истәлекле урыннары, ветераннары, күренекле кешеләре, уңган хезмәтчәннәре турында бик күп материаллар туплаганнар. Шуларны эшкәртеп, мәдәни календарь ясаганнар.

Күптән түгел авыл клубында календарьне авыл халкына тәкъдим иткәннәр (презентация). Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә мәктәп укучылары авылдашларын авыл тарихына багышланган материаллар белән дә таныштырганнар, үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәткәннәр. Укучылар мәдәни календарьнең бер нөсхәсен авыл китапханәсенә бүләк иткәннәр.

Кичә азагында мәдәни календарь турында фикер алышу оештырылган. Укучылар эшчәнлеген авыл халкы югары бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев