Югары Әлки авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче Ләмига Хәмитова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлки районы башлыгы Александр Никошин имзалаган котлауны һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен аңа район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тапшырды. Шулай ук Ләмига Кадыйр кызына истәлекле бүләк тә бирелде.
Нет комментариев