Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иван Казанков туган уку йорты – Әлки районы Хузангай урта мәктәбенә спорт чаңгылары бүләк итте

Иван Казанков туган уку йорты – Хузангай урта мәктәбенә спорт чаңгылары бүләк итте.

Хузангай мәктәбе укучылары чаңгы спорты белән бик дус. Районкүләм ярышларда да еш кына алдынгы урыннарны алалар. Ә бу кышта авылдашлары Иван Казанков аларны зур бүләк белән сөендерде. Ул биргән средстволарга мәктәпкә 41 комплект спорт чаңгысы сатып алынды. Әйтергә кирәк, бу Иван Иванович тарафыннан мәктәпкә беренче ярдәм чарасы түгел. Берничә ел элек ул укучылар өчен спорт җиһазлары сатып алуда да зур булышлык күрсәткән иде. Мәктәп коллективы, укучылар, ата-аналар мондый ярдәм өчен игелекле авылдашларына бик рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев