Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Пасха белән!

1 Майда билгеләп үтеләчәк Якты Пасха бәйрәме белән православие динендәге райондашларыбызны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм,-диелә котлауда. -Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату...

1 Майда билгеләп үтеләчәк Якты Пасха бәйрәме белән православие динендәге райондашларыбызны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

"Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм,-диелә котлауда. -Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәү дәртен, яхшылыкның явызлыктан өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә. Бу нурлы бәйрәм күңелләрдә иман ныклыгын, әхлакый камиллеккә һәм пакьләнүгә омтылышны көчәйтсен. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев