Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изоляцияләнү чорында хәрәкәт итү хокукы бирә торган махсус рөхсәт алырга була

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин изоляцияләнү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибен гамәлгә кертүче карарны имзалады.

Әйтик, кешегә судка барырга, баласын мәктәпкә илтергә, хастаханәгә, ветеринария оешмасына барырга, туганын җирләүдә катнашырга, паспорт алырга яисә яңадан торгызырга кирәк икән, моны өчен ул рөхсәт алырга мөмкин. Махсус рөхсәтне почта һәм кредит оешмаларына бару, авыру туганыңа дару, ашамлыклар илтү, аларга башка ярдәм күрсәтү өчен дә рәсмиләштерергә була.

Моның өчен гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.

Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Кеше уникаль рөхсәт коды белән җавап смс-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дигән сүз.

Саулыкка куркыныч янаганда ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда рөхсәт алырга кирәкми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев