Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Каенкай” һәм “Ромашка” балалар бакчалары янында парковка төзү бурычы куелды

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышында Базарлы Матакта ясалма күтәртмәләр булдыру, машиналар кую урыннары ясау, яктылык кайтаргыч элементлар сатып алу мәсьәләләре каралды.

 
Комиссия әгъзаларының берсе “Каенкай” һәм “Ромашка” балалар бакчалары янында “Парковка тыела” дигән билге кую мәсьәләсен кузгатты. Биредә юл читендә калдырылган автомобильләр аркасында юл хәрәкәтендә кыенлыклар туа, дип нигезләде ул үз тәкъдимен. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин, әлеге мәсьәләгә  аңлатма биреп, моның өчен башта шартлар тудыру, ягъни машиналар кую урыны – парковка ясау зарурлыгын әйтте. Балаларын бакчага китерүче әти-әниләргә автомобильләрен каядыр урнаштырырга кирәк бит. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һава торышы мөмкинлек бирү белән парковка төзү эшенә керешергә дигән бурыч куйды. 
Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин юл хәрәкәте хәвефсезлеге торышы хакында мәгълүмат белән чыкты. Үз чыгышында ул муниципаль бюджет средстволарына яктылык кайтаргыч элементлар һәм күчерелеп йөртә торган яктылык чыганаклары сатып алу мәсьәләсен күтәрде. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда яктылык кайтаргыч элементлар куллану бик актуаль. 2020 елда районда юлда кеше таптатуның өч очрагы теркәлгән. Бер очракта юл һәлакәте яктылык кайтаргыч элементлары булмаган җәяүле гаебе белән килеп чыккан. Нәтиҗәдә ул фаҗига урынында үлгән. 
Ришат Насыйбуллин шулай ук әлкилеләрнең исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү фактлары турында хәбәр итә алулары хакында искәртте. Моның өчен Telegram кушымтасында  @netrezvieAlkeevo  каналы булдырылган. Рәис Сафин әйтүенчә, әлеге каналга әле хокук бозулар турында хәбәрләр кергәне юк. Телеграм-каналга https://t.me/netrezvieAlkeevo сылтамасы буенча тоташырга була.
Комиссия утырышында шулай ук район үзәгенең Вахитов урамында, спорт мәйданчыгы янындагы юлда ясалма күтәртмәләр урнаштыру мәсьәләсе каралды. Шундый үтенеч белән район ЮХИДИ бүлекчәсенә әлеге урамда яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Илнур Юсупов бу елга бюджетның инде кабул ителгән булуын искәртте. Әлеге эшләр киләсе елга планлаштырылачак.
Юхмачыда яшәүчеләр авылга керү юлында стационар камера урнаштыруны сорап ЮХИДИ хезмәткәрләренә инде берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. Халыкны автомобильләрнең авыл аша зур тизлек белән узуы хафаландыра. Тизлек режимын бозу очракларын теркәп баручы камера куелса, машина йөртүчеләр чамалабрак йөрерләр иде, ди алар. 
–Камераны быел урнаштырачакбыз. Әмма бу октябрьдән дә иртәрәк булмас. Чөнки документлар әзерлисе, тендер үткәрәсе була,–ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин.
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов кышын юлларны карап тору хакында бәян итте. Авыл җирлегендә 67 урам исәпләнә. Алты берәмлек техника бар. Җирлек җитәкчесе әйтүенчә, урамнарны үзвакытында кардан чистартып тору өчен бу гына аз. Шуның өчен җирлек башкарма комитеты эшмәкәрләр белән килешүләр төзегән. Аларның ике КамАЗы һәм Амкодор погрузчигы юлларда эшли. Зарурлык булганда “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте белән килешүләр төзеп, урам юлларын аларның куәтле техникасы белән чистарталар.
Кышкы юлларны чиста тоту буенча Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина да чыгыш ясады. Әлеге җирлектә җиде торак пункт, 31 урам исәпләнә. Башкарма комитетның үз тракторы булмаганлыктан, эшмәкәрләр белән килешүләр төзиләр. Апрельдә җирлеккә трактор сатып алу буенча тендер үткәрү көтелә.
Утырышта башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Алар барысы да контрольгә алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев