Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кардиологлар хөрмә ашарга киңәш итә

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витамин һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми.

 

Составындагы пектин матдәсе ашазаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияләрне куа, кан тамыры-йөрәк авыруларына профилактика ясый. Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамыры стеналарын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан да саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә коткара. Хөрмә шулай ук казналарны да ныгыта.
Шикәр чире, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.

"Акчарлак"

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев