Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында яшәүче Талия Хәйруллина «Татмедиа»дан ялгышлык белән бүләк откан

Язылу квитанцияләрен редакциягә юллаган абунәчеләр арасында “Әлки хәбәрләре” һәр яртыеллык саен призлар уйната. Лотереяне республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы – “Татмедиа” да үткәрә.


 Менә шулай 15 августта да район газеталарының төп оешмасында приз отучылар ачыклана.  Алар арасында районыбызның Карга авылында яшәүче Талия Хәйруллина да була. Яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергеченә ия була алар. 

Бүләкне исә алар ялгышлык белән генә отканнар. Бу хакта Талия апа редакциябезгә җиләк-җимеш киптергечен алып китү өчен килгәч сөйләде. 

–    Мин ел саен “Әлки хәбәрләре” газетасы үткәргән уенда катнашам.  Лотерея уйнатылу өчен берничә көн генә калып баруын аңлап, киленем Эльмирага: “Квитанция күчермәсен редакциягә юлла әле”, – дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул “Әлки хәбәрләре” газетасы сайтын ачып, “Татмедиа” белдерүен күрә һәм андагы таләпләрне үти. Берничә көннән: “Эльмира, син квитанция фотосын район газетасының менә шушы ватсап номерына җибәрдеңме?” – дип кызыксынгач, ул: “Юк шул”, - дип җавап бирде һәм, ялгыштым дип уйлап, мин сораганча эшләде, – дип сөйләп китте ул, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып. 

Аннары исә гаилә “Әлки хәбәрләре” газетасы уенын карый һәм бүләк отмауларын күреп “тынычлана”. Казаннан ук бәхет елмаюын – “Татмедиа” бүләгенә ия булуларын исә аларга август ахырында күршеләре әйтә: “Карагыз әле, газетада басылган бүләк отучылар исемлеге арасында сезнең исем-фамилия дә бар бит”, - дип, сөенечне ала ул. 

Шуны әйтергә кирәк: “Тамедиа” агентлыгы үткәргән уенда безнең якташларыбыз бик еш җиңүчеләр исемлегендә була. Узган яртыеллыкта да без Югары Кәчи авылында яшәүче Татьяна һәм Виктор Толстовларның электр шөреп боргычы отулары хакында язган идек. Һәм алар үзләренең агентлыктан өченче тапкыр шулай бүләкле булулары турында әйтеп тә гаҗәпләндергәннәр иде. Шуңа “Әлки хәбәрләрен”нә һәм “Татмедиа”ның башка газеталарына язылыгыз, уеннарда катнашыгыз һәм  җиңегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев