Карга авылыннан Гәрәева Филүзә үзенең кул эшләнмәләренә күңел җылысын да салган
Үзенең күңел җылысын бәйләү эшләнмәләренә салган Гәрәева Филүзә Илдус кызы турында сөйләргә булдык.
Теләге, максаты булган кеше генә бар эшкә дә өлгерә, теләге булмаган исә сылтау гына эзли.
Филүзә үзенең күз явын алырлык кул эшләнмәләре белән таң калдыра. Ул аларның һәрберсен зәвык белән, бизәкләп әшли. Бәйләүләре кечкенәдән башлап, нинди зур урын җир өстенә яба торган эшләнмәгә кадәр җитә. Ул бу эшләренең төгәл сагын да белми инде, алар бик күп.
Филүзә һәрьяктан килгән уңган хатын-кызларның берсе. Үзенең бәйләү серләре белэн Карга мәдәният йортына килгән авылдашлары белән дә бүлешә. Түгәрәктә бергә эшләнгән эшләр мәдәният йортына килүче кунакларның һәрвакыт игътибарын җәлеп итеп тора.
Кул эшләрен куллану да икенче төрле бит ул. Алар үзенә бертөрле җылылык, рәхәтлек биреп тора.
Күп нәрсәне автоматлаштырырга торган заманда, Филүзә кебек күңел җылысы биреп эшләүче хатын-кызларыбыз бигрәк тә сокландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев