Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан шәһәрендә халыкара сәнгать бәйгесендә Әлки районы укучылары катнашты

19 ноябрдә Казан шәһәрендә “ART перспектива” дип исемләнгән халыкара сәнгать бәйгесе үткән.

 Анда безнең районның музыка мәктәбендә Алсу Сутягина, Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева җыр укытучыларында шөгыльләнгән укучылар да катнашкан. Алмаз Әхмәт улы аңлатып үткәнчә, бәйгегә безнең район мәктәпләрендә укучы 16 бала барган.  Алар “Вокал-соло” номинациясендә 6 яшькә кадәргеләр, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр төркемнәрендә үз сәләтләрен күрсәткән. Ике укучы – Тимур Баев (Нәди Дәүли исемендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы), Ульяна Баканова (Түбән Кәчи мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы) 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булганнар. Җыр-моңга сәләтле әлеге укучыларның күбесе дипломнар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев