Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда берьюлы тугыз машина бәрелешкән

Автобус катнашындагы авария бүген иртәнге унынчы яртылар тирәсендә булган.

Казанда "Олимпиец" спорткомплексы янында тугыз машина берьюлы бәрелешкән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

"Сигез җиңел машина һәм бер автобус катнашындагы авария Горький шоссесында 160нчы йорт каршында иртәнге 9.26 сәгатьтә була. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана", - дип аңлаттылар ЮХИДИда. 

«Кабыргалары сынган 68 яшьлек хатын-кыз - «Митсубиси» автомобиле пассажирын 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Шушы ук машинадагы 10 яшьлек кыз да зыян күргән. Табиблар баланың баш мие селкенгән дип фаразласа да, әти-әниләре аны хастаханәгә озатудан баш тарткан», - дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тагын ике ир-ат – автобус һәм «Хендэ» пассажирлары да хастаханәгә барудан баш тарткан, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183246/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183246/

Фото социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев