Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көчләүче хөкем ителде

Чистай районара тикшерү бүлеге Бибай Чаллысы авылында яшәүче К.Вәлиев кылган авыр җинаятьне тикшерде.

Беренчел тикшерү вакытында ачыкланганча, быелның июль аенда К.Вәлиев исерек килеш Базарлы Матакка килә һәм шунда әшәке җинаятен кыла. Үзенең җенси теләген канәгатьләндерү өчен бу бәндә, психик чир буенча инвалид С.ның көчсез һәм ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып, аны көчли.
Тикшерү эшләре барышында К.Вәлиев үзенең гаебен кире кагып килде, С.ны көчләмәвен тәкърарлады. Җинаять эше судта каралганда да ул үзенең гаепсез булуын расларга тырышты. Әмма тикшерү вакытында аның гаебен тулысынча исбатлаучы кире каккысыз дәлилләр җитәрлек тупланган иде.
15 сентябрьдә Әлки район суды К.Н.Вәлиевне көчләүдә гаепле дип тапты һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Алдагы гомеренең шул өлешен җинаятьче гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев