Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көчле җил һәм буран көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда алдагы көннәрдә буран һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начарлануы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү таратты.

Һава шартларының бозылуы
көндез көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Күпчелек районнарда көндез юеш кар явачак. Минималь һава температурасы төнлә 4тән 9 градуска кадәр салкын, аязганда 14 градуска кадәр салкын торачак.

Максималь температура районнарда көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.
("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев