Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары

Коронавирус пандемиясе һәм Россиягә каршы куелган санкция-чикләүләр икътисадының төрле тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләрен авыр хәлгә куя. 

Бу шул исәптән бизнесны финанс средстволары белән тәэмин итүгә дә кагыла. Сер түгел: үз эшен алып баручылар банк кредитларыннан башка әллә ни алга китә алмыйлар. Ләкин өстә аталган шартларда тотрыклы керем алу ансат түгел. Ә банк каршында бурычны түләргә кирәк.
Килеп туган вәзгыятьне истә тотып, икътисадый эшчәнлек төрләренең бөтенроссия классификаторына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек объектларына банк кредитларын түләүне кичектерү яисә түләүләрнең күләмен киметү мөмкинлеге бирелә. Бу кредит каникуллары дип атала.
Кредит каникулларыннан файдалану шартлары мондый:
кредит максатлары: әйләнеш һәм инвестиция кертү өчен
Кредит ОКВЭД исемлегенә кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелгән булырга тиеш. Бу исемлеккә авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, үсемлекчелек һәм терлекчелек, эшкәртү сәнәгате, азык-төлек, эчемлекләр җитештерү, кием-салым, текстиль җитештерү, агач эшкәртү, тимердән әйберләр ясау (машина һәм җиһазлардан кала) кебек эшчәнлек төрләре кертелгән. Каникуллардан файдаланырга теләүчеләр 2022 елның 30 сентябренә чаклы гариза бирә алалар.
Каникуллардан тыш коммерцияле кредитларны реструктурлаштыруның банклар үзләре тәкъдим иткән төрләре дә бар. Ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ташламалы кредитлар бирелә, аларның ставкасы 1-5 процент. Мондый кредитлаудан районның берничә крестьян-фермер хуҗалыгы файдалана да инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев