Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле бергә халыкны кабул итәләр

16 мартта 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһ,. Карл Маркс ур., 61) халыкны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле бергә кабул итәчәк.

 

Районда яшәүчеләр үзләренең сорауларын Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсендә “Skype” программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән дә бирә алачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843)236-41-80 телефоны буенча алдан ук язылырга һәм билгеләнгән вакытка Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яисә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев