Күптән түгел Юдино бистәсендә 46 нчы Казан яшьләр чаңгы марафоны узды.
Спортчылар, яшь төркемнәренә бәйле рәвештә, дүрт дистанциядә: 5,10,20 һәм 30 чакрымга ярыштылар.
Биш чакрымлы дистанциядә уңышлы чыгыш ясап, Хузангай мәктәбе укучысы Матвей Гордеев иң көчле 20 чаңгычы арасына керде, медаль белән бүләкләнде. Матвейга 10 яшь, ул чаңгы спортына әтисе – физкультура укытучысы Юрий Гордеев кул астында өйрәнә.
“Локомотив” стадионында узган марафонда 500 дән артык яшь чаңгычы катнашкан.
Нет комментариев