Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр

“Хузангай” җәмгыяте районда беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүне төгәлләде.

Шөкер, айга якын дым күрмәгән кырларга сеңдереп кенә яңгыр да явып узды. Районда чәчү эшләре үзенең экваторына җитте – 42 мең 728 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырылган булса, бу эш 8 майга 20 мең гектардан артык мәйданда башкарылды.

Хуҗалыкларда арпа чәчү төгәлләнде. Бу культура быел 6756 гектарда игеләчәк. Шулай ук борчак (803 гектарда), солы (891 гектарда) тулысы белән чәчелде. Хәзер игенчеләребез көнбагыш чәчүгә зур көч куялар. Быел районда  көнбагыш 10 мең 933 гектарда үстереләчәк. Әлегә шуның 7552 гектарында чәчү эшләре башкарылды. Чәчкечләр шулай ук берьеллык үлән, рапс орлыкларын җир куенына кертүдә эшләтелә.

Көзеннән 24,8 мең гектарда чәчелгән уҗымнарны иртә яздан минераль ашламалар белән тукландырганнан соң, аларда дым каплау эшләре башкарыла. Хәзергә барлык мәйданнарның 66 проценты тырмаланган.

Күп хуҗалыкларда бөртек һәм яшел масса өчен кукуруз чәчү эшләренә әзерлек алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев