Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килен кеше ким кеше

-​ Безнең Фәүзия апа бик чибәр иде. Буй-сын ягыннан да иң күреклесе ул. Аңа күз салып йөргән егетләрнең саны чутсыз. Әмма ул кичке уенга да, клубка да чыкмый - караңгы төшүгә чоландагы урынына керә дә ята. Егетләр капка төбендә таптаналар-таптаналар да Түбән Очка төшеп китәләр. Инде без дә - кечерәк...

-​ Безнең Фәүзия апа бик чибәр иде. Буй-сын ягыннан да иң күреклесе ул. Аңа күз салып йөргән егетләрнең саны чутсыз. Әмма ул кичке уенга да, клубка да чыкмый - караңгы төшүгә чоландагы урынына керә дә ята. Егетләр капка төбендә таптаналар-таптаналар да Түбән Очка төшеп китәләр. Инде без дә - кечерәк сеңелләр дә кичке уенга чыга башладык. Кайберләребез кияүгә дә китеп барды. Ә ул һаман өйдә утырып кына насыйбын көтә.Бер заман апага да кодалар килде. Тыкрык аша гына күршеләрдән. Апабыз, берсүзсез риза булып, күршегә килен булып төште. Күрәсең, ул һаман да шул егетне - Рәшитне көтеп яшәгән. Рәшит җизни апа белән өч кич кенә йоклады да Казанга китеп барды. Бактың исә, аның калада гаиләсе булган икән. Әле ул хатыны марҗа булмадымы икән? Әллә апа бу хакта бихәбәр булды, әллә түзәргә, сабыр итәргә карар итте. Төенчеген күтәреп өйгә чыкмады. Хуш, мин дә Казанда бит инде. Бер кайтуымда , апаның хәлен белергә дип, күршеләргә кердем. Керсәм, түр якта табын корганнар. Кунак-төшем дә бар, ахырысы. Ашап-эчеп утыралар. Апам алгы якта сәке йөзлегендә бәләкәй коштабакка салынган ашын ашап утыра. Аның белән бер табактан диярлек песи ашый. Мин бу тамашаны күреп хәйраннар калдым. Кемдер кергәнен чамалап, түр яктан: «Киленне монда кертеп утыртыгыз!», - дигән әмер ишетелде. Аңа каршы кайнана булган кешенең: «Сәке йөзлегендә утырсын, урыны шунда аның» дигәне ишетелде.Бу әрепләшү бер-ике тапкыр кабатланды. Мин исә мескен сыман бөгелеп төшкән апам сурәтеннән имәнеп, өйгә чыктым да давыл куптардым: «Әти, алып чык апаны. Аның урыны анда песи янәшәсендә. Мыскыл иттермәгез апаны!» Ни гаҗәп, атабыз бу сүзгә колак салды. Күрәсең, үзе дә уй эчендә йөргән булгандыр инде. Хәсрәтен уртанчы кызы белән уртаклашты. Ә ул бик шәп юлын тапты. Шул арада гына бер акыллы адәмнең хатыны үлеп киткән иде. Тиз генә аның белән кулга кул сугышкан: «Мин сине өйләндерәм, Мәгъсүм!» «Кемгә?» «Фәүзиягә!»

Апаны алып чыгып, тиз генә никах укыттылар да, оешмаган гаиләне җимереп, яңа гаилә корып җибәрделәр. Бу гаиләдә өч бала үсте. Фәүзия апаның да шеше тулышкан иде, күрәсең. Үзенә тиешлесен каерып алып китте. Рәшит : «Мин Фәүзиядән моны көтмәгән идем. Башын иеп эшләр дә эшләр, әнигә хезмәтче булсын өчен генә өйләнгән идем аңа»,- дип әйтеп әйткән, ди. Рәшиткә - яңа хатын, Миңлебикәгә яңа килен таптылар. Ул килен исә: «Мин Миңлебикәнең кырык төенен чишәм әле»- , дип килде. Чиште дә. Миңлебикә үлем түшәгендә «Фәүзиянең генә рәнҗеше төште, дип, бәхиллек ялварып, тилмереп үлде.»

http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=5932

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев