Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кинодагы кебек түгел иде шул сугыш”, дия иде әнием

Әнием гомер буе кешеләрне дәвалады. Авылның берничә буын баласына “кендек әбисе” булды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле әниемнең ак  сумкасын тотып йөгерә-атлый авырулар янына ашыгуы әле дә күз алдымда.

 Ә бит ул шул туачак сабыйларның тыныч-имин киләчәге хакына көрәшкән, Бөек Ватан сугышының башыннан азагынача хәрби госпитальләрдә шәфкать туташы булып хезмәт иткән ветеран да иде.

 

 

Язмышында – ил тарихы

 

Катлаулы язмышлы кешеләр хакында “аның турында китап язып булыр иде” диләр. Әнием Хәйруллина Суфия Рәүф кызы турында да шулай дип әйтеп була. Ул 1919 елда Тәтеш районының Кече Тормы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Мәдрәсәдә укытучы әтисе япь-яшь килеш вафат булганда әнием берничә айлык нарасый гына була әле. Үзе дә тома ятим үскән Гайнавал әбием ике кечкенә баласын кочып ялгыз кала. “Кызың мантымас инде, үләр, ә улыңны алып кияүгә чыгарсың”,–дип юаталар аны авыл хатыннары.

Гайнавал әби ике сабые белән туган авылы Келәшкә әнисенең сеңелесе гаиләсенә кайтып сыена. Бу заманына күрә бай гаилә була. Аларның асты таш кибет, өсте иркен бүрәнә өй булган ике катлы йортлары әле дә исән, ул озак еллар авылыбызда авыл советы, көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы, мәктәп остаханәсе булып хезмәт итте. “Сабир бабай белән Гөлҗамал әби алты ул үстергәннәр, җирләре күп иде. Алар бөтен гаиләләре белән баш күтәрми кырда эшләделәр, муллыкта яшәүләре бары тик тырыш хезмәт аркасында булды”,–дип искә ала иде әнием.

Гайнавал әби ике баласы белән ерак туганнары янына Мәскәүгә китеп тә яши. Анда бала караучы булып урнаша. Үсмер әнием шәһәрдә киҗе-мамык фабрикасында өйрәнчек булып эшләп йөри әле. Аннан алар авылга кайтып кечкенә генә иске өй юнәтәләр.

Авылда кулакларны сөрү башлангач, Сабир бабайлар гаиләсе өстендә дә кара болытлар куера. Бу вакытта аларның берничә уллары шәһәрдә укый торган була. Ә гаиләле ике малайлары Урта Азиягә китеп өлгерәләр, раскулачиваниедән шулай котылалар. Сабир бабай белән Гөлҗамал әбине исә кулаклар дип бернәрсәсез өйләреннән куып чыгаралар. Урамда калган карт белән карчыкны Гайнавал әби өенә алып соңгы көннәренәчә тәрбияли. Бу гамәле өчен аларның уллары аңа гомер буе рәхмәтле булдылар. Әниемә дә гел ярдәм итеп яшәделәр. 30 нчы еллар ахырында, уку түләүлегә әйләнгәч, әнием аларның матди булышлыгы белән Казанда медучилищеда белем алуын дәвам итә ала.

 

Концлагерьны да күрәләр

 

Җәйге кояшлы матур көн. Медицина училищесы студентлары чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә. Шулчак ачык тәрәзәдән тулай торак бүлмәсенә  репродукторның шомлы тавышы килеп керә, урамнан хәвефле авазлар ишетелә. Сугыш башланган!

Чыгарылыш имтиханнары тизләтелә. Яңа гына диплом алган шәфкать туташларын шунда ук мобилизациялиләр. Әнием Казанда хәрби госпитальдә эшли башлый. Аннан аларның эвакуация госпитале фронт артыннан көнбатышка таба хәрәкәт итә. “Поездыбызны берничә тапкыр фашист самолетлары бомбага тотты, могҗиза белән генә исән калдык”,–дип сөйли иде әнием. Гомумән, ул сугыш хатирәләрен бик еш искә ала иде. Шул чагында һәр сүзен теркәп барырга булган да бит... Яшьлек белән моның никадәр мөһим булуын аңлап җиткерелмәгән. Хәзер терсәкне тешләргә соң инде.

Госпитальгә яралыларны өзлексез китереп торалар. Авыр хәлдәгеләр бик күп була. Фронтта нинди каты сугышлар баруын, югалтуларның күплеген шуннан аңлый кызлар.

Киноларда госпитальләрне күрсәткәндә:

–Сугышта болай түгел иде шул, күпкә авыррак, фаҗигалерәк иде,–дип куя иде әнием.

 

Зур палата тулы яралылар. Дару исе, кан исе. Бөтен яктан ыңгырашкан, “Сестра! Сестра!” дип дәшкән тавышлар... Барысының да янына килеп, ярдәм күрсәтеп өлгерү өчен берничәшәр смена рәттән, көне-төне, ял күрми эшли шәфкать туташлары, хәлсезләнеп аяктан егылыр чиккә җитәләр. “Авыр җәрәхәтләрдән савыга алмыйча үлүчеләр дә байтак иде. Башта мәетләрдән курыктык. Госпиталь начальнигы, үлеләрдән түгел, тереләрдән куркырга кирәк, дип орыша иде. Әкренләп барына да өйрәндек”,–дип сөйли иде. Яралыларга операция ясаганда әллә ничә тапкыр үз каннарын да бирәләр шәфкать туташлары.

Әниемнең шундый сүзләре хәтергә уелып калды:

–Кызым, бик күп нәрсә хатын-кызның үзенә, тотнаклылыгына, үз-үзен ничек куюына бәйле. Мин дүрт ел буе сугышта булдым, гел ир-атлар арасында эшләдем. Шөкер, тәртипсезлек түгел, әдәпсез сүз әйтүче дә булмады,– дигән иде ул.

Сөйләве буенча, сугышчылар шәфкать туташларын бик хөрмәт иткәннәр. Безнең гаилә альбомында “На долгую и добрую память сестре Сонечке от  Володи К. и Алешки Ш. во время излечения в госпитале” кебек истәлек язулы фоторәсемнәр әле дә саклана. “Яралыларга сирәк булса да азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар тараталар, алар исә безгә өлеш чыгармый калмыйлар иде”,–дигәне дә истә.

Фашистлардан азат ителгән җирләрдә концлагерьларда булырга да туры килә әниемнәргә. Анда тау-тау өелгән хатын-кыз чәчләрен, балалар уенчыклары һәм киемнәрен күреп тетрәнүләрен әрнеп искә ала иде.

Җиңү көнен әнием Польшаның Люблин шәһәрендә  каршылаган.  Сугыш бетсә дә, аларны демобилизацияләргә ашыкмыйлар әле. Казанда хәрби госпитальдә хезмәтләрен дәвам итәләр. 1946 елның язында әнисенең каты авыруы хакында хәбәр килгәч кенә авылга кайтырга рөхсәт ала. Берничә айдан әнисен соңгы юлга озата ул.

Абыйсы Мәгъсүм Мәскәүдә тимер юл институтын тәмамлый, Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул гомер буе Калининград (Кенигсберг) шәһәрендә яшәде.

 

Авылның “кендек әбисе”

 

Шул елны ук ул авылда медпунктта эшли башлый. Сугыштан соңгы авыр елларда йогышлы авыруларга каршы көрәшү, халык арасында агарту-аңлату эшләре алып бару буенча алны-ялны белми эшләргә туры килә. Бу вакытта абортлар тыелган була, бала төшертүләргә юл куймау да фельдшерларга йөкләнә.

1950 елда әнием яңа гына хәрби хезмәттән кайткан Ярулла исемле егеткә кияүгә чыга. Эш сәгатьләре көндез белән генә чикләнмәгән киленгә ире дә, каенанасы, каенсеңелесе дә сүз әйтмиләр, хезмәтенең халык өчен кирәкле булуын аңлыйлар, безне – ике кызын үстеререгә бик булышалар.

Буранлы кышмы ул, яңгырлы-сазлы яз я көзме,  тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әниемне чакыра килүләре гадәти хәл иде. Камыр басамы әнием, кер юамы – бөтен эшен ташлап, уколлары-дарулары әзерләп куелган  сумкасын тотып авыру янына чыгып йөгерә иде.

Ул елларда балалар күп туа иде бит. Безнең авыл медпунктында үзенә күрә кечерәк кенә бәби тудыру бүлеге бар иде. Әнием санитарка Миңнур апа белән анда күпме хатын-кызларга әни булырга ярдәм иттеләр. Күп вакыт әниемнең төнлә торып чыгып киткәнен белми дә калам. Ә бер күренеш гел истә: иртән иртүк авызы колагына җиткән бәхетле әти кеше улы я кызы туу сөенече күчтәнәчен китергән. Ул күчтәнәч капрон яулык я капрон оек я бер сабын була.

Район үзәгеннән табибларның авылга ат җигеп килүләре, кыш көне бездә кунып калулары да истә. Күрше авыл фельдшеры отпускыда-фәләндә булса, әнием көн аралаш анда да барып эшли иде. Берсендә шулай күрше авылга бәби таптырырга чакырганнар. Вакыт соң булгач, кунып та калган. Ишле балалы фәкыйрь генә гаилә, идәнгә салам түшәп, бар да шунда йоклыйлар икән. Иртән уянса, әниемнең бөтен тәнен бет сарган. “Кайткач өстемдәге бар киемемне яндырдым. Мунчада юынып кына өйгә кердем”,–дип сөйләгән иде.

Авыл фельдшерының эше авыруларга ярдәм күрсәтү белән генә чикләнмәде. Ул агитатор да, пропагандист та, фермада, кырда, мәктәптә лекцияләр укып та йөри иде.

Әниемнең тормышы җиңелдән булмады. Яшьли тол калып, ике баласын ирсез үстерде, гомер буе каенсеңелесе белән яшәде. 67 яшендә әнием якты дөньядан китеп барды.

Авырлыкларны күп күрсә дә, аның күңеле тупасланмады. Бик мәрхәмәтле, сизгер һәм йомшак күңелле иде. Никадәр кешегә тәҗел ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калырга булышты. Халыкның күп рәхмәтен ишетте. Ул гомер буе “Сугыш кына чыкмасын, башкасына түзәргә була” дип яшәде. Җирдә үзеннән соң якты эз калдырып китте ул. Бу язма рухына дога булып ирешсен.

Мин ел саен әниемнең фотосурәте белән “Үлемсез полк” йөрешенә чыгам. Колонна сафында горурланып атлыйм. Балаларым, оныкларым да дәү әниләренең ил алдындагы  хезмәтләрен  онытмаслар, аның исеменә тап төшермәсләр дип өметләнәм.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев