Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әклимә Сабитова: Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?!

Ольга һәм Радик Гимадиевлар миңа гөлҗимеш үсентесе бүләк иткән иделәр.

  “Бик матур, Әклимә, гомер буе безне искә алырсың”, - диде күрешләр туган авыллары Үргәгарга күченер алдыннан. Рәхмәт әйтеп алдым. Куак тиз арада үсеп китте. Тәлинкә чәчәкләрнең, умарта кортларын үзләренә тартып, хуш ис бөркеп утыруы гына да ни тора! “Шундый матурлык бакчада гына үсмәсен әле”, - дип, ирем белән уйлаштык та үсентеләрне койма буйлап, урамга утыртырга булдык. Урамнан узучылар да чәчәкләрне күреп сөенсеннәр, дип теләдек.

Катмарлы алсу чәчәкле куаклар тиз арада үсеп китте, алар янында фотога төшү өчен, күпләр туктала башлады. Тамыр җибәргән ботакны сораучы булса, иртә язда яисә көз көне бик теләп бирдек. Аны ничек үстерергә кирәклеген дә авырсынмыйча аңлата идек.

Ә 3 июньдә иртән торгач, мин зур гына куакны, чокыр гына калдырып, казып алып китүләрен күреп таң калдым.  Биш һәм ун минутлык кына эш түгел бит ул. Тамырларга зыян китермәс өчен, озак вакыт бик тырышып эшләгәннәр. Югыйсә төн буе фонарьлар яна, ә мин үзем иртән иртүк намаз укырга торам.

Ятим калган чокырга карап, күз яшьләрем белән еладым. Мондый эшкә кемнең генә кулы күтәрелгән?! Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?!

Газетадан тыш, беркемгә дә мөрәҗәгать итмәдем. Кешеләр укып, лаеклы ялдагы хатын-кыз күңелен яралауларын аңласыннар дип өметләнеп, редакциягә кердем. Чәчәкле куак жәл түгел миңа... Әмма шулай эшләмиләр бит инде.

Район башлыгы Александр Никошин һәм җирлекнең башкарма комитет җитәкчесе Фаяз Фәттахов район үзәге матур булсын, кешеләрне сөендерсен дип тырыша. Юл буйлап петуньялар утыртылган, авылга кергәндә чәчәклекләр ясалган. Үзәк бульвар ачык төсләре белән үзенә тартып тора, авыл урамнарына җимеш агачлары, куаклар утыртылган. Менә без, пенсионерлар да, үзебезчә яхшылык эшләргә тырышкан идек тә бит, аш белән атканга, таш белән җавап бирделәр, кебек булды инде бу...

Әклимә Сабитова,

Базарлы Матак авылы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев