Билбаулы көрәше буенча республика беренчелегендә Әлки районы командасы – беренче. ФОТО
Узган атнада Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында 2004-2006 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында "Кызыл Шәрык- Агро" җәмгыяте призларына билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге булды.
Ярышларда республика районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 17 команда катнашты.
Районыбыз башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре Дамир Хәбибуллин бәйгенең кунаклары булдылар. Алар республикада һәм районыбызда спорт үсешенә зур әһәмият бирелүен билгеләп үттеләр, яшь көрәшчеләрне сәламләп, ярышларда иң лаеклыларның җиңү яулавын теләделәр. Баш хөкемдар Рамис Вафин бәйгенең кагыйдәләре белән таныштырды.
Көрәш берьюлы өч келәмдә барды. Киеренке алышларда безнекеләр дә сынатмады. Төрле авырлык үлчәмнәрендә Алмаз Гарипов, Гөлзар Талалаева, Альберт Рәхмәтуллин - беренче урыннарны, Елизавета Трофимова, Аэлита Дормидонтова, Дарья Тимонина, Илзат Әхмәров, Алексей Васильев - икенче, Зәринә Шәйхетдинова, Диләрә Шакирова, Илсаф Гатин, Данил Тутеров, Кирилл Лобанов, Ранил Саттаров, Салават Сәгыйров, Илья Кудосов өченче урыннарны алдылар. Ә гомумкоманда зачетында Әлки көрәшчеләре беренче урынга чыкты.
Район коман- дасының чыгышына бәя бирүне сорап без баш хөкемдар Рамис Вафинга мөрәҗәгать иттек.
-Тулаем алганда безнең малайлар-кызлар әйбәт нәтиҗәләр к ү р с ә т т е л ә р . Командабызның җиңү яулавы да куанычлы,- диде Рамис Вафин. -"Кызыл Шәрык-Агро" призларына мондый бәйгеләр районыбызда инде бишенче тапкыр үткәрелә. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу юлы менә республикадан 195 яшь көрәшче көч сынашты. Билбау көрәше буенча мондый беренчелекләр Россиянең башка бер субъектында да үткәрелми.
Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул яшь көрәшчеләрне кайнар котлады, аларга уңышлар, ә алга таба халыкара мәйданда чыгыш ясауларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев