Әлки районында Экология елы тәмамлануга багышланган зур концерт булды
22 декабрьдә район мәдәният йортында Экология елы тәмамлану уңаеннан йомгаклау концерты булды.
Узып баручы ел ил күләмендә Экология елы дип игълан ителгән иде. Бу җәһәттән районыбызда урманнарны, елга-күл буйларын чистарту, агачлар утырту акцияләре үткәрелде. Шулай ук хезмәт коллективлары арасында "Җир - уртак йортыбыз" дигән үзешчән сәнгать фестивале оештырылды. Анда иллегә якын үзешчән сәнгать коллективы чыгыш ясады. Йомгаклау концертына исә һәр коллективның иң яхшы номерлары сайлап алынган иде.
Тамашада чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов чисталык акцияләрендә, смотр-бәйгеләрдә катнашкан әлкилеләргә рәхмәт белдерде. Экология елы чараларында аеруча активлык күрсәткән Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективларына ул район башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Бу ике уку йортында белем алучы балалар авыл урамнарын һәм урманнарны, Актай елгасы ярларын чистарту, паркларны ямьләндерү, агачлар утырту буенча биниһая эш башкаралар бит. Әйләнә-тирәбезне күркәмрәк итү юнәлешендә шулай ук күп эшләүче Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты исә муниципаль район советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев