Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус белән бәйле рәвештә мәктәпләрдә язгы каникул 19 мартта ук башлана

Коронавирус белән бәйле вәзгыять көн саен, хәтта аннан да ешрак үзгәреп тора.

Кичә, 17 мартта, Татарстанда бер кешенең коронавирус белән зарарланган булуы ачыкланды.  Ул француз кешесе, авыруны, күрәсең, үз илендә йоктырган булган. Чирле Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырылган.

Кичә мәктәпләргә кагылышлы үзгәреш хәбәр ителде. Язгы каникул берничә көнгә алданрак башланачак.

–Укучылар язгы каникулга пәнҗешәмбе, 19 марттан китә. Ял вакытында балаларга экскурсияләргә йөрмәскә, күп кешеле чараларда катнашмаска киңәш ителә. Алданрак әйткәнебезчә, мәктәпләрдә дистанцион укуга күчү буенча әзерлек эшләре алып барыла,–диде безгә район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сүрия Вәлиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев