Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн фикер алышу дәвам итә

Узган елның җәендә районның барлык күп фатирлы йортларында яшәүчеләр белән “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча очрашулар үткәрелгән иде. Әлеге йортларда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү, ямьләндерү, уңайлыклар тудыру буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Шул тәкъдимнәр буенча күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү проектлары эшләнде.

“Базарлы Матак” идарәче компаниясе рәисе Румия Латфуллина әйтүенчә, 2020 елда “Безнең ишегалды” программасына район үзәгендәге күп фатирлы 13 йорт кертелгән.

–Бу йортларның ишегалларын төзекләндерү проектларын төзегәндә анда яшәүчеләрнең барлык фикер-тәкъдимнәре исәпкә алынды. Әле үзизоляция режимы гамәлгә кергәнче, без күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән берничә кат очраштык, аларны ишегалларының план-схемалары белән таныштырдык. Әлеге проектлар йортларда җитәкче итеп сайланган кешеләр  белән дә килештерелде. Төзекләндерү эшләрен контрольдә тоту өчен бу йортларда яшәүчеләр арасыннан вәкилләр дә билгеләп (сайлап) куйдык,–ди Румия Латфуллина.

Румия Гомәр кызы – күп фатирлы йортларда  яшәү шартларын яхшырту өчен бөтен барлыгы белән янып-көеп йөрүче җитәкче. Ул мондагы проблемалардан да хәбәрдар, анда яшәүчеләр белән уртак тел табып эшли дә белә. “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарыласы эшләр хакында ул сөенеп сөйли:

–Бу йортларның ишегаллары танымаслык булып үзгәрәчәк әле. Алар яктыртылачак, юллар һәм тротуарларга асфальт җәеләчәк, балалар мәйданчыклары җиһазландырылачак. Һәр подъезд янында урналар куелыр, чүп-чар контейнерлары өчен махсус мәйданчыклар ясалыр. Матур эскәмияләр белән яшеллекле ял зоналары, машина кую урыннары булдыру да күздә тотыла. Йортларда яшәүчеләр соравы буенча келәмнәр кагу, керләр киптерү урыннарын да проектка керттек.

Төзелеш эшләренә әзерлек бара инде. Йортлар тирәсендәге чүп үләнедәй үрчегән әрсез агачларны кискәннәр, иске котельняларны сүтеп алганнар. Ике котельня бинасы дворникларга эш коралларын кую өчен ремонтланачак. Тагын шундый ике бинаны биредә яшәүчеләр үз ихтыяҗлары өчен матур итеп төзекләндереп куярга телиләр.

Ишегалларын ясау-ремонтлауга  җирләр киптерүгә тотынган да булырлар иде. Бу эшләр үзизоляция режимы аркасында кичектерелде. Вәзгыять җайлануга күп фатирлы йортлар тирәсендә төзелеш башланып та китәр.

Ә  төзекләндерү план-схемалары “Безнең ишегалды” Президент программасы сайтында урнаштырылган. Әлеге сайтта башта Татарстанның барлык районнарының программага кергән ишегаллары – 341 проект урын алган иде. Үткән атнада анда тагын 215 ишегалдының проекты урнаштырылды.

Күп фатирлы йортларда яшәүче әлкилеләр https://dvor.tatar/docs/ сайтына кереп, анда үзләренең ишегалды проектын табып, проектчы-архитекторларның эш нәтиҗәләренә бәя бирә ала. Фикерләрне, комментарийларны 1 майга кадәр әлеге сайтта язып калдырырга кирәк. Кешеләрнең фикерләре өйрәнелеп, ишегалларының план-схемалары йортларның җитәкчеләре  белән килештерелгәннән соң гына алар төзүчеләргә тапшырылачак.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр проектлар буенча онлайн фикерләшүдә актив катнашсыннар иде. Ишегалдыгызның ничек үзгәрүе сездән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев