Кошки авылы мәдәният йортында искиткеч матур бәйрәм булды
Безнең Кошки авылы мәдәният йортында үткән якшәмбеләрнең берсендә искиткеч матур бәйрәм булды.
Мәдәният учагы җитәкчесе Татьяна Матвеева һәм үзешчән сәнгать активисты Эльвира Акулинина чәй кичәсе оештырдылар. Анда кунак итеп авылның өлкәннәрен чакырдылар. Алар безгә чәй, аның килеп чыгышы, файдалы сыйфатлары, бу эчемлекне ничек дөрес пешерү һәм куллану хакында сөйләделәр. Искиткеч мул чәй табыны да әзерләгәннәр иде. Безне кыстый-кыстый сыйладылар. Матур-моңлы җырлар, дәртле биюләр белән күңелебезне күтәрделәр.
Мондый игътибардан, хөрмәттән без өлкәннәр бик канәгать калдык. Әле бит аяклары авыртып йөри алмаганнарны клубка машина белән алып килделәр. Без чәйләр эчә-эчә концерт карап, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Үткәннәрне, яшь чакларны искә алдык. Шулкадәр күңелле булды, кәефләр күтәрелде, борчулар таралды, чирләр онытылды. Безгә шундый ял оештырган өчен Татьяна Юрьевнага һәм Эльвира Рөстәмовнага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Валентина Исаева,
Кошки авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев