Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерьда ял итүче балаларга чипсы, газировка, сохари кебек файдалану тыелган ризыклар бирелми

Балалар өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникул якынлаша.

  Малайлар-кызларның күбесе, билгеле, лагерьларда ял итәчәк. Җәйге лагерьларны барлык санитар таләпләргә туры килерлек итеп әзерләү һәм анда балалар ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру зарур. Күптән түгел балалар иҗат йортында булган очрашуда әнә шул хакта сүз барды. Анда “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере хезмәткәрләре алдында Роспотребнадзорның Нурлат, Әлки, Аксубай, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Трифонова чыгыш ясады.

 Лагерьга китәр алдыннан ба­лалар беренче чиратта медицина тикшерүе үтәргә, аларга йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясалырга тиеш.

Лагерь хезмәткәрләре Рос­сия санитар закончалыгының тиешенчә үтәлүенә җаваплы. Ба­лалар тиешенчә әзерләнгән са­выктыру учреждениеләренә генә кабул ителергә тиеш. Җиһазлар һәм кухня инвентаренең барлык билгеләнгән таләпләргә җавап бирүе зарур. Әйтик, тәлинкәләр фарфордан, чатнау-хилафлыклар­сыз, кашык һәм чәнечкеләр зарар­сыз материалдан булырга тиеш. Алар ике секцияле ваннада юыла. Ашханә бүлмәләрен көн саен юу зарур. Ашамлыкларны саклау таләпләре дә кырыс. Ит башка ри­зыклардан аерым сакланырга тиеш. Файдалану срогы чыкмаган, сый­фатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлары, маркировкасы бул­ган ашамлыклар гына кабул ителә. Лагерьда ял итүче балаларга чипсы, газировка, сохари кебек файдалану тыелган ризыклар, шулай ук тиз бо­зыла торган ашамлыклар бирелми. Менюда кыздырылган ризыклар да булырга тиеш түгел, бары суда яисә парда пешкән әйберләр генә рөхсәт ителә. Компотларга С витами­ны эчемлек суынгач кына өстәлә. Пешмәгән йомырканы, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне эшкәртүнең дә үз таләпләре бар.

Лагерьда ял итүче балалар ур­манга походка китәр алдыннан аларның талпаннардан сакла­нырлык киенгән булуын тикшерү мәслихәт. Киемнәрнең җиңнәре терсәккә кадәр җитәргә һәм тәнгә сыланып торырга, ә чалбар балакла­ры оекбаш эченә кертелергә тиеш.

Әңгәмәдән соң очрашуда катна­шучыларга урман бетләре тарата торган талпан энцифалеты һәм ВИЧ турында фильмнар күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев