Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки арйоны: 31 декабрьдә автомобиль һәлакәтендә һәлак булган Андреевларның туганнары рухи һәм матди ярдәм өчен якташларына рәхмәт әйтә

31 декабрьдә, Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә, безнең гаиләгә коточкыч кайгы килде. Биш кешелек гаилә автомобиль авариясендә һәлак булды. Шул вакытта кешеләр безгә рухи терәк булмаса, хәсрәтебезне уртаклашып, юатып, ярдәм кулы сузмаса, бу күтәреп булмаслык югалтуны ничекләр кичергән булыр идек. Рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Александр Никошинга, район...

31 декабрьдә, Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә, безнең гаиләгә коточкыч кайгы килде.

Биш кешелек гаилә автомобиль авариясендә һәлак булды. Шул вакытта кешеләр безгә рухи терәк булмаса, хәсрәтебезне уртаклашып, юатып, ярдәм кулы сузмаса, бу күтәреп булмаслык югалтуны ничекләр кичергән булыр идек.

Рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Александр Никошинга, район хакимиятенә чиксез рәхмәтлебез. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага да зур рәхмәт - "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре даими кизү тордылар, медиклар хәсрәтебезне ихластна уртаклаштылар. "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ вәкилләренә дә бик рәхмәтлебез. Гомумән, якыннарыбызны җирләүдә ярдәм иткән, бу авыр вакытта безгә теләктәшлек күрсәтеп, хәлебезгә кереп яныбызга килгән һәркемгә рәхмәт. Хәсрәт тулы бу көннәрдә янәшәбездә булган кешеләр бихисап, аларның һәммәсен атап бетерү мөмкин түгел.

Кайгыбызны уртак иткән, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә чиксез рәхмәт. Берегез дә мондый хәсрәт күрмәсен, бәхетле булыгыз.

Евгений һәм Любовь Леонтьевлар гаиләсе, уллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев