Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Җиңү парадында катнашты

24 июньдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Җиңү парады булды. Илнең төп мәйданында узган әлеге тантаналы вакыйгада райондашыбыз – Сихтермә-Хузангай авылы егете Савелий Гордеев катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә тарихи парад Мәскәүдә 1945 елның 24 июнендә үткәрелгән. Кызыл мәйданда парадлар традиция буенча Җиңү көнендә – 9 Майда уза. Әмма быел коронавирус пандемиясе аркасында ул кичектерелде. Җиңү парады 75 ел элек үткәрелгән көндә һәм шул ук сәгатьләрдә булды. Анда  13 меңнән артык хәрби хезмәткәр катнашты. Алар арасында күп кенә чит ил вәкилләре дә бар иде. Кызыл мәйданнан 234 берәмлек хәрби техника (аларның ике дистәсе – иң яңалар) узды. Парадны 75 самолет һәм вертолет очышы төгәлләде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  бу парад чын мәгънәсендә горурлык, тарихи хәтер тантанасы иде.

Җиңү парадында райондашыбыз Савелий Гордеевның катнашуы без әлкилеләр өчен аерым бер горурлык булды. Савелийга 20 яшь, ул Санкт-Петербург элемтә хәрби академиясе курсанты. Быел өченче курсны тәмамлаган. Билгеле, Кызыл мәйданнан узасы курсантлар исемлегенә Савелий очраклы гына эләкмәгән. Ул бик яхшы укый, физик әзерлек отличнигы. Узган ел хезмәт бурычларын үрнәк төстә үтәве, әйбәт дисциплина, укудагы уңышлары, тырышлыгы, инициативалылыгы өчен егет хәрби академия начальнигының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Командиры шундый ул тәрбияләгән өчен әти-әнисе Юрий һәм Светлана Гордеевларга Рәхмәт хаты да җибәргән.

Әтисе әйтүенчә, парадка әзерлек, тренировка-репетицияләр узган елның  декабрендә үк башланган. Курсантлар стройда йөрү осталыгын үтә җентекләп өйрәнгәннәр-кабатлаганнар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, тарихи Җиңү парадында катнашу – бик зур җаваплылык.

Җиңү парадының трансляциясен һәркайсыбыз дулкынлану һәм горурлык белән карадык. Анда катнашучылар да зур дулкынлану кичергән икән.

–Парадтан соң Савелий өйгә шылтыратып хис-тойгылары белән уртаклашты,–дип сөйләде безгә әтисе Юрий Гордеев. – Кызыл мәйданнан стройда атлаганда, бигрәк тә ветераннар утырган трибуна каршыннан узганда күңелне шундый көчле хисләр өермәсе биләп алды, хәтта күздән яшьләр килде, ди. Алар мәйданнан чыккач та әле строй белән Мәскәү урамнары буйлап узганнар, сугышчан җырлар башкарганнар. Урамда кешеләр җыелып аларны сәламләгән, җырларына кушылган. Савелий әле безнең белән сөйләшкәндә дә шул кичерешләр тәэсирендә иде.

Ә бит Савелий Гордеев Ватанны саклаучылар династиясе дәвамчысы икән. Аның карт бабасы Юрий Гордеев Бөек Ватан сугышының башыннан ук фашистларга каршы көрәшкән. Фронтта ул элемтәче булган, күп сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1947 елда гына армиядән демобилизацияләнгән.

Гомумән, Гордеевлар – Сихтермә-Хузангайның иң күркәм гаиләләреннән берсе. Әтиләре Юрий мәктәптә ОБЖ фәнен укыта. Әниләре Светлана исә мәктәптә техник хезмәткәр. Бу бик тырыш, тату һәм спортив гаилә. Өч уллары да кечкенәдән спорт белән дус булып үсә. Савелийның бүгенге уңышларына да һичшиксез гаиләдә нигез салынган. Уртанчы уллары Матвей – районның иң оста чаңгычыларыннан берсе. Ул район данын яклап  бик күп ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Төпчекләре Тимофей да инде ярышларда үзен сыный.

Районыбызда Савелий кебек егетләр үсү – безнең өчен горурлык. Ә бүгенге малайлар, булачак Ватан сакчылары өчен ул менә дигән үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев