Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки фермерлары Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашачак

Районыбыздан Фәнис Бакиров һәм Роза Нуруллина IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашачак.

 

Алар икесе дә – атлар асраучы фермерлар. Әхмәт авылыннан Фәнис Бакировның гаилә фермасында бүген 300 баштан артык ат бар, яртысы – татар токымлы атлар. Ташбилге кызы Роза Нуруллина хуҗалыгында исә 60 баш ат асрала.

Татар эшмәкәрләре җыенына Россиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кеше: кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.  Чит илләрдән дә кунаклар көтелә.  Җыен өч көн дәвам итәчәк.  Беренче көнне эшмәкәрләр төрле темаларга фикер алышачак. Икенче көнне Тукай районына сәфәр кылу күздә тотыла. Өченче көнне җыенның пленар утырышы планлаштырылган. Җыенда катнашучылар белән Президент Рөстәм Миңнехановның да очрашуы көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев