Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Турыдан-туры элемтә” үткәрә

Өлкәннәр декадасы уңаеннан "Әлки хәбәрләре" газетасы 6 октябрьдә "Турыдан-туры элемтә" үткәрә.

Сезнең сорауларны, тәкъдимнәрне район башкарма комитеты вәкилләре, социаль яклау, пенсия фонды идарәсе, сәламәтлек саклау учреждениеләре җаваплы хезмәткәрләре тыңлаячак. Күп сорауларга шунда ук җавап та бирелер. Ә инде күтәрелгән мәсьәләләрне тикшерү, өйрәнү соралса, аларга җавапны соңрак район газетасында урнаштырырбыз. Райондагы башка хезмәтләр, әйтик, газ, су, электр белән тәэмин итү, коммуналь түләүләр, мәдәният, почта хезмәте, юллар төзелеше турындагы сорауларыгызны да шылтыратып җиткерә аласыз.

"Турыдан-туры элемтә" 6 октябрьдә сәгать 10 нан 12 гә кадәр дәвам итәчәк. Сезне 2-00-54 телефоны буенча тыңлыйбыз. Сорауларны алданрак шылтыратып әйтергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев