Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы “Матур бакча” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләк тарата башлады

Әлеге бәйге "Әлки хәбәрләре" газетасы сайтында август башында игълан ителгән иде. Безгә матурдан-матур бакча күренешләре белән бик күп фотолар килде. Конкурста барысы 16 кеше катнашты. Бәйгедә җиңүчеләрне сайтта тавыш бирү юлы белән һәм үз фикерләребезгә таянып билгеләдек. "Матур бакча" бәйгесендә җиңүчеләргә редакция бүләкләр дә әзерләде. Өченче урынга лаек булган Чулпан...

Әлеге бәйге "Әлки хәбәрләре" газетасы сайтында август башында игълан ителгән иде. Безгә матурдан-матур бакча күренешләре белән бик күп фотолар килде. Конкурста барысы 16 кеше катнашты.

Бәйгедә җиңүчеләрне сайтта тавыш бирү юлы белән һәм үз фикерләребезгә таянып билгеләдек.

"Матур бакча" бәйгесендә җиңүчеләргә редакция бүләкләр дә әзерләде.

Өченче урынга лаек булган Чулпан Сәлахова стена сәгате белән бүләкләнде. Ул 1844 тавыш җыйган иде.

Чулпан Базарлы Матакта яши, балалар китапханәсендә эшли. Ул бакчада эшләргә бик ярата, бигрәк тә чәчәкләргә мөкиббән икән. Нигездә суганчадан үрчи торган күпьеллык чәчәкләр үстерәм, ди.

Чулпан Сәлахова редакция үткәрә торган барлык бәйгеләрдә дә катнаша. Активлыгы өчен рәхмәт әйтеп, Чулпанга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев