Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы “Матур бакча” конкурсында җиңүчене планшет белән бүләкли

Август башында "Әлки хәбәрләре" газетасы сайтында "Матур бакча" конкурсы игълан ителгән иде.

Безгә төрледән-төрле чәчәкләр белән бизәлгән бик күп матур бакча рәсемнәре килде. Конкурста барысы 16 кеше катнашты. Газета оештырган бәйгедә активлык күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә.

Бу юлы да без җиңүчене сайтта тавыш бирү юлы белән ачыкларга уйлаган идек. Тавыш бирү бер ай дәвам итте. Әмма нәтиҗәләр ясауда берникадәр үзгәреш кертергә - җиңүчене үзебез билгеләргә булдык. Моңа безне газета укучыларның һәм сайтыбызга керүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре этәрде. Байтак укучыларыбыз тавыш бирүнең гадел булмавын турыдан-туры әйттеләр, "кайберәүләр бит тавыш җыюның шикле ысулларын файдалана", диделәр. Хәер, моны без үзебез дә күреп тордык, андыйларга кисәтүләр дә ясадык.

Боларны исәпкә алып, без "Матур бакча" бәйгесендә җиңүче дип Түбән Әлки авылыннан Халидә Гобәйдуллинаны таптык. Ул барлыгы 5448 тавыш җыйды. Бу реаль - гадел юл белән җыелган тавышлар. Аннан әз генә калышып, Рузия Габделбарова (3104 тавыш) - икенче, Чулпан Сәлахова (1844 тавыш) өченче булдылар.

Халидә Гобәйдуллинаны тәбриклибез, ул планшет белән бүләкләнә.

Икенче-өченче урыннарны алучыларга да бүләкләр тапшырабыз.

Алдагы конкурсларда да актив катнашуыгызны телибез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев