Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” район газетасы “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” дигән бәйге игълан итә

Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан "Әлки хәбәрләре" газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә "Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни - иң матур пар" дигән бәйге игълан итә. Сездән әти-әниләрегез турында күләме бер басма биттән артмаган язмалар һәм фоторәсемнәр көтәбез. Әти-әниләрегезнең гаилә тормышының төрле чорларын...

Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула.

Шул уңайдан "Әлки хәбәрләре" газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә "Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни - иң матур пар" дигән бәйге игълан итә.

Сездән әти-әниләрегез турында күләме бер басма биттән артмаган язмалар һәм фоторәсемнәр көтәбез. Әти-әниләрегезнең гаилә тормышының төрле чорларын (шул исәптән туй, никахлашу мизгелләрен) чагылдырган фотолар күбрәк булса иде. Язмаларга һәм фотоларга газета битләрендә дә, сайтыбызда да урын биреләчәк.

Конкурска ЗАГСның "туган көнендә" - 18 декабрьдә йомгак ясалачак. Озакка сузмыйча язма һәм фотоларыгызны газетага юлласагыз иде. Аларны электрон почта (alkred1604@mail.ru) буенча да җибәрергә була. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев