Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” район газетасы “Татмедиа” АҖнең “2017 ел лидеры” дип табылды

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең 2017 ел нәтиҗәләре буенча коллегиясендә "Әлки хәбәрләре" газетасы "2017 ел лидеры" дип табылды.

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясар вакыт та җитте. Бу көннәрдә күп хезмәт коллективларында, министерство-ведомстволарда шуңа багышланган җыелышлар уза. 22 декабрьдә безнең район газетасының учредителе булган "Татмедиа" җәмгыятендә дә шундый утырыш булды. Анда безнең редакциянең 2017 елдагы эше югары бәяләнде.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 200 гә якын вакытлы матбугат басмаларын берләштерә. Шөкер, күп газета-журналлар, еллар четерекле килүгә карамастан, үз тиражларын, укучыларын саклап кала алдылар. Бу инде халыкның матбугат сүзенә ышанычы зур дигән сүз. Бу җәһәттән "Әлки хәбәрләре"дә үз укучылары белән мактана һәм горурлана ала. Сораштырулардан күренгәнчә, авылларда газетаны көтеп алып укыйлар. 2018 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре дә куандырды. Беләбез, күпләр район газетасына бик теләп язылса, кайберәүләрне почта хезмәткәрләренә кыстап яздырырга туры килгәндер. Ни генә булмасын, киләсе елның беренче яртыеллыгында без 5 мең тираж белән чыга башлыйбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елда газетабыз аша сезнең өйләргә бары тик куанычлы хәбәрләр генә китерсәк иде. Еллар имин килсен, һәркайсыбыз сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев