Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки – иң күп кукуруз, көнбагыш үстерүче төбәк

Кукурузны бөртеккә һәм силос өчен үстерү, көнбагыштан мул уңыш алу мәсьәләләре буенча районыбызда республика семинар-киңәшмәсе булды. Семинар "ВостокЗернопродукт"ның "Үзәк Әлки" филиалы кырларында узды. Аны әлкилеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Казан Агрохимсервис" җәмгыяте вәкилләре белән берлектә үткәрделәр. Әлки республикада кукуруз һәм көнбагыш игү буенча иң алдынгы урында. Шуңа да...

Кукурузны бөртеккә һәм силос өчен үстерү, көнбагыштан мул уңыш алу мәсьәләләре буенча районыбызда республика семинар-киңәшмәсе булды.

Семинар "ВостокЗернопродукт"ның "Үзәк Әлки" филиалы кырларында узды. Аны әлкилеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Казан Агрохимсервис" җәмгыяте вәкилләре белән берлектә үткәрделәр.

Әлки республикада кукуруз һәм көнбагыш игү буенча иң алдынгы урында. Шуңа да әлеге семинарны безнең район кырларында үткәрергә булганнар. Анда республиканың барлык районнарыннан да диярлек вәкилләр килгән иде. Аларны сәламләп, семинар-киңәшмәнең эшлекле һәм һәркем өчен файдалы шартларда үтүен теләп район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

Аннан "Казан Агрохимсервис" җитәкчесе Айрат Вәлиуллин семинарда күрсәтеләсе гибрид орлыклардан нинди уңыш үстерелүе хакында әйтеп узды. Әлеге җәмгыять быел 236 төр гибрид орлык белән тәҗрибәләр үткәргән. Аларның бу хакта авыл хуҗалыгы белгечләре белән уртаклашыр фикерләре байтак.

"ВостокЗернопродукт" җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, хәзер кем генә нинди генә орлык тәкъдим итми. Һәрберсе үзенең орлык материалы иң яхшысы дип ышандырырга тырыша. Ә менә тәҗрибәләр үткәреп, гибридларның безнең климатта һәм туфракта нинди уңыш бирүләре хакында практикада күрсәтүчеләр бик сирәк. "Казан Агрохимсервис" әлеге мәсьәләне зур җаваплылык белән башкаручы компанияләрнең берсе.

"Үзәк Әлки" басуында кукуруз һәм көнбагышның йөзгә якын сорты аерым-аерым чәчеп үстерелгән. Быел һава торышы алар өчен бик уңышлы килде, билгеле. Әнә кукуруз өч метр биеклектә үскән. Чәкәннәре дә зур, тулы. Семинарда катнашучылар һәр сортны үз күзләре белән күреп, тотып карап, өстенлекләрен ачыклый алдылар. Әлеге культураларны тукландыру, чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау алымнары, препаратлары турында да бай мәгълүмат бирелде.

Әлеге чарага Сарман, Зәй, Актаныш районнарыннан килгән белгечләр семнар-киңәшмәнең мәгълүматка бай, файдалы итеп оештырылуын билгеләп уздылар. Алар шулай ук Әлки районының игенчелек һәм терлекчелек буенча республикада алдынгы урыннарда баруын мактап телгә алдылар.

"ВостокЗернопродукт" җитәкчесе урынбасары Тәфкил Исмәгыйлев "Үзәк Әлки" филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдиновка һәм баш агроном Виктор Лешинга тәҗрибә участогы булдыруда зур хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде, кукуруз һәм көнбагышны югалтуларсыз җыеп алуда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев