Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки игенчесе Хаҗип Әхмәтшин кулына корал тотып фронтка 300 чакрым җәяү атлаган

​​​​​​​Әлки егете Хаҗип Фатыйх улы Бөек Ватан сугышы башланганчы комбайнда эшләгән.

Әлки егете Хаҗип Фатыйх улы Бөек Ватан сугышы башланганчы комбайнда эшләгән. Кырлардагы уңышны урып-җыярга механизаторлар җитмәгән. Шуңа күрә сугыш башланган елны комбайнчы Хаҗипне фронтка алмыйлар, икмәк суктырырга калдыралар. Ә 1942нче елның беренче гыйнварында инде ул сугышка чыгып китә.

Казан янындагы лагерьдә хәрби әзерлек узгач, март аенда Хаҗипне фронтка җибәрәләр. Аларны Смоленскига алып китәләр. Фашист самолетларының поездларны бомбага тоту куркынычы булганга, солдатларны фронттан 300 чакрым ераклыкта төшереп калдыралар.

– Дошман шундый явыз булган ки, ялгыз солдатны күрүгә дә самолет белән куа булганнар. Ә 300 чакрымны узганчы күпме кеше ачлыктан үлгән! Аларны җирләргә туктап та тормаганнар, – дип искә ала әтисенең сөйләгәннәрен Иске Алпар авылында яшәүче Роза Гатауллина.

Март ахырында да инде Хаҗип фронтта каты сугышларда катнаша.

– Һөҗүмгә барганда әтиебез каты яралана. Көч-хәл белән госпитальгә барып җитә. Ә анда палата тулы авыр яралы солдатлар. Әле бит дошман карчыгалары даими очып торган. Госпитальне әледән-әле бомбага тотканнар, күпме солдат һәлак булган, – дип сөйли Роза ханым.

Кыр госпиталеннән Хаҗип Фатыйх улын Калугага, аннары Мәскәүгә дәваланырга җибәрәләр.  1942 елның җәендә ул аякка баса. Тернәкләнеп җитәр өчен берничә көнгә өенә җибәрәләр, аннан тагын армиягә китә. Төзәлеп бетмәгән яралары белән солдатны яңадан фронтка алмыйлар.  Хәрби аэродромда очу полосасын гел әзер хәлдә тоту була аның яңа бурычы.

Сугыш беткәч Хаҗип ага Мурманск шәһәрен төзекләндерүдә катнаша Дошман ул шәһәрне тулысынча бомбага тоткан, 12 километрлы причалда бер исән бина да калмаган була.

– Әтиебез туган якка 1947 елда гына кайта. Шуннан Базарлы Матак МТСына эшкә урнаша. Сугыш вакытында тракторчы булып хатын-кызлар күп эшли бит. Фронттан кайткан ир-егетләр аларны алыштыра. Әти лаеклы ялга чыкканчы кырда икмәк икте, тракторчы, комбайнчы булды. 5-6 ел тракторчылар бригадиры булып та эшләде, – дип газиз кешесен сагынып искә ала Роза апа.

Хаҗип абый тормыш иптәше Әминә апа белән берсеннән берсе уңган алты кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар барысы да тормышта үз юлын тапкан уңган, булдыклы кешеләр.

Бөек Җиңүнең 63 еллыгы алдыннан Хаҗип ага мәңгелеккә күчә.

– Әтиебез бик йомшак күңелле, без балалары өчен аһ итеп торучы кеше иде. Без аны бик яракттык, хөрмәт иттек. Әтине югалту бик авыр булды. Һәр елны 5 май көнне без бергә җыелып әтиебезне искә алабыз. Аны югалткан бу көн безнең өчен әле дә әрнүле, хәсрәтле. Газиз кешебезнең якты истәлеге күңелләребездә һәрчак яшәр,  – ди Роза апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев