Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки җирлегендә каратэчылар белән Раштуа бәйрәме бәйгесе оештырылды

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында, инде берничә ел рәттән, яшьүсмерләр арасында кекусинкай-капатэ буенча православныйларның Раштуа бәйрәме алдыннан ярышлар үткәрелә. Әлеге ярышларны оештыручы, район благочинные, үзе дә озак еллар дәвамында яшьләрне әлеге спорт серләренә өйрәтүче - Андрей Зиньков. Быелгы ярышлар алдагылар белән чагыштырганда күбрәк командалар катнашы белән узды. Әйтик Казаннан...

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында, инде берничә ел рәттән, яшьүсмерләр арасында кекусинкай-капатэ буенча православныйларның Раштуа бәйрәме алдыннан ярышлар үткәрелә. Әлеге ярышларны оештыручы, район благочинные, үзе дә озак еллар дәвамында яшьләрне әлеге спорт серләренә өйрәтүче - Андрей Зиньков.

Быелгы ярышлар алдагылар белән чагыштырганда күбрәк командалар катнашы белән узды. Әйтик Казаннан - дүрт, Димитровградтан - өч, Чистай, Зәй һәм Әлкидән командалар катнашты. Келәмгә үз көчләрен сынарга 110 яшь спортчы чыкты.

Көне буе барган бәйгедә 6 яшьүсмер беренче урынны, 8 - икенче һәм 5 - өченче урыннарны алдылар.

Командалар ярышында 8 дән - 11 яшькә кадәрлеләр арасында Әлки командасы беренче, Димитровград - икенче, Зәй - өченче булды. Ә 12 дән 15 яшькә кадәрлеләр арасында Димитровград - беренче, Әлки - икенче, Чистай - өченче урыннарны алдылар.

Яшьләрне быелның тәүге җиңүләре белән тәбриклибез, аларга спортта яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев