Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки халкын коронавирустан саклану чараларын төгәл үтәргә чакыралар

Чиргә каршы торуда һәркем җаваплылык тоярга тиеш Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим игълан ителде. Президент Рөстәм Миңнеханов махсус режимның барлык таләпләренең үтәлүен таләп итте.

Коронавирус  бүген халык теленнән төшми торган темага әйләнде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус буенча пандемия игълан итте. Пандемия – яңа чирнең бөтен дөнья масштабында таралуы дигән сүз.  Авыру инде 100 дән артык илдә табылган. Инфекция йоктыручылар саны көннән-көн арта бара.

Татарстанда да коронавирусның беренче очрагы ачыкланды. Инфекция Франция гражданында табылган. Ул республикага килгәч карантинда торган булган. Сырхау хәзер Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.

–Коронавирус – бик җитди чир,–ди район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова. – ОРВИның бер төре булган бу авыру күбесенчә гадәти грипп кебек уза. Аларның билгеләре дә охшаш: тән температурасы күтәрелә, калтырата, йотканда авырту барлыкка килә, йөткертә, баш авырта, күңел болганырга мөмкин. Әмма коронавирус кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра. Ул өзлегүләр китереп чыгаруы белән хәвефле. Авыруның үпкә ялкынсыну – пневмониягә күчү ихтималы бар.

Табиб әйтүенчә, коронавирус бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, шикәр диабетыннан, обструктив үпкә чиреннән  интегүчеләр, 60 яшьтән узган өлкәннәр өчен куркыныч.  

Әлеге зәхмәткә каршы торуда һәркемнең зур җаваплылык күрсәтүе сорала. Чит илләрдән, бигрәк тә коронавирус йоктыру ихтималы булган дәүләтләрдән кайтучылар бу хакта шунда ук Роспотребнадзор хезмәткәрләренә яисә район үзәк хастаханәсенә хәбәр итәргә тиешләр. Чит илләрдән эшкә килүчеләр, кунакка кайтучылар булса, алар хакында да  кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә җиткерү зарур. Мондый кешеләр 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләргә, ягъни карантин узарга бурычлылар. Чит илгә барган кеше, үзе авырмаган очракта да, вирусны башкаларга ияртеп кайтуы ихтимал. Әлеге таләпне үтәмәүчеләрне җавапка тартырга да мөмкиннәр.

Чит илләрдән кайтучыларга бу хакта хәбәр итү өчен телефон номерлары:  (884346)21-0-89 – Роспотребнадзорның Әлки район подразделениесе, (884345)20-5-38 –Роспотребнадзорның Нурлат территориаль органы, (884346)20-8-59  район үзәк хастаханәсе.

Шулай ук республикада тәүлек әйләнәсе эшләүче “кайнар линия” телефонына – (843)296-02-24 – шылтыратып әйтергә була.

–Һәркем саулыгына игътибарлы булсын иде. Үзегезне начар хис итсәгез,  температурагыз югары күтәрелсә, үз белдегегез белән дәваланмагыз, өегезгә табиб чакыртыгыз,–ди табиб Эма Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев