Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" баш бухгалтеры Гөлнур Фәтхетдинова коллективта беренчеләрдән булып вакцина кадатты

Районда 1220 кеше COVID-19 инфекциясеннән прививка ясаткан. 690 әлкиле вакциналауның ике фазасын да узган. Алар арасында район газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә бар.

Редакциянең баш бухгалтеры Гөлнур Фәтхетдинова коллективта беренчеләрдән булып вакцина кадатты. 
–Районда вакциналау башлану белән ирем Шәүкәт прививка ясатып кайтты. Яшь чагында ул үпкә ялкынсынуы белән авырган иде, бу чирнең никадәр мәкерле, куркыныч булырга мөмкинлеген яхшы белә. Шуңа алдан чарасын күрергә, авыру йоктырудан сакланырга карар кылды, миңа да шулай киңәш итте. Мин инде препаратның ике дозасын да алдым, шөкер, үземне яхшы хис итәм,–дип уртаклашты Гөлнур ханым. 
Прививка ясаткан бүтән хезмәттәшләребезнең дә хәлләре әйбәт. 
Вакцина кадатырга әлкилеләр гаиләләре белән киләләр. Мин поликлиникада Кошки авылыннан ирле-хатынлы Александр Каштанов һәм Ольга Семенованы очраттым. 
–Терапевтта консультация уздым. Доктор миңа анализлар тапшырырга кушты. Аларның нәтиҗәсе билгеле булгач, табиб вакциналау узарга рөхсәт бирер дип өметләнәм. Элегрәк мин прививка ясатыргамы-юкмы дип икеләнә идем. Хәзер исә райондашларым үрнәгендә моны һичшиксез эшләргә дигән ныклы карарга килдем,–ди Ольга Семенова. 
Ә Александрга прививка ясатырга була дип тапканнар. Аңа вакцинаның беренче дозасын 22 апрельдә кададылар. 
–Танышларым ковидны бик авыр кичерделәр. Күршебез  бу хәтәр чирдән үлеп тә китте. Инфекция йоктырудан бик куркам, нәтиҗәсе яман булырга мөмкин бит,–дип фикерен белдерде Александр Каштанов. 
Коронавирус инфекциясенең никадәр хәвефле булуын яхшы аңлап, мин үзем дә вакциналау уздым.  Җурналистлар бит халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Ә өйдә мине кечкенә балаларым көтә, төпчегенә әле ике яшь тә юк. Беренче тапкыр 27 мартта прививка ясаттым, даруның икенче дозасын 17 апрельдә алдым. Үземне бик яхшы хис итәм. Шуңа башкаларны дә минем үрнәккә иярергә чакырам. Без бит үзебезнең сәламәтлек өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгы өчен дә җаваплы.
Районда прививка кампаниясе актив дәвам итә. Бөтен коллективлары белән вакцина ясатучылар да бар. Болар район газ хезмәте белгечләре, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында эшләүчеләр. Медицина хезмәткәрләре (207 кеше), педагоглар (303 кеше) күмәкләп прививка ясаттылар.
Әлкилеләр, бигрәк тә халык белән эшләүчеләр вакциналау мәсьәләсенә җаваплы карасыннар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев