Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы 4063 данә тираж белән тарала

Район газетасына 2021 елның беренче яртысына шулкадәр әбүнәче язылган. Бу бик әйбәт күрсәткеч. Газета сүзен олылавыгыз, безгә ышаныч белдерүегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз.

Без райондагы яңалыкларны, кызыклы, мөһим вакыйгалар турындагы хәбәрләрне сезгә җиткереп барырбыз. Шулай ук авылларда яшәүче күркәм гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр, эшчән, уңган райондашлар безнең күз уңында булыр.

Билгеле инде, һәр йорт диярлек алып укый торган “Әлки хәбәрләре” аша әти-әниләрегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны туган көннәре, башка сөенечле вакыйгалар белән котлап куандыру да дәвам итәр. Биредә бер шарт бар– тәбрикләүләрне редакциягә  ким дигәндә бер атна алдан тапшырырга кирәк.

Сез юллаган хат-хәбәрләрне дә без һәрчак шатланып укыйбыз, аларны газетада файдаланырга тырышабыз. Алга таба да газета белән тыгыз элемтәдә булырсыз, үзегезне дулкынландырган вакыйгалар, кызыксындырган сорауларны безгә дә җиткерерсез дип ышанабыз.

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, быел “Әлки хәбәрләре”  яңача чыга башлый. Ул күп битле булып сезнең өйләрегезгә атнага бер тапкыр – җомга көнне киләчәк. Калын газетаның сигез бите район тормышына багышланган булса, тагын 12 бите республика тормышы, Россия, дөнья яңалыкларын үз эченә алып, “Татар-Информ” әзерләгән “Атна вакыйгалары” исеме астында чыгачак.

“Әлки хәбәрләре” сезнең көтеп алган газетагыз, гаилә дустыгыз, киңәшчегез булып калсын, ул өйләрегезгә шатлык булып килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев